
Казан – Татарстан Республикасы башкаласы, Россиянең өченче башкаласы, илнең икътисади, фәнни һәм мәдәни үзәкләренең берсе. 2005 елда Казан үзенең 1000 еллыгын билгеләп үтте. Мәдәният, дин һәм тел төрлелеге шартларында шәһәрдә 100 дән артык милләт вәкиле, 1,2 миллион кеше яши.
Казанның иң танылган мәдәни һәйкәле – ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы корылмасы булган Казан Кремле. Казанлылар һәм туристлар өчен тарихи комплекс һәр көн ачык. Архитектура тыюлыгы биләмәсендә кунаклар “авып бара торган” Сөембикә манарасы, Спас манарасы, Благовещение соборы, дөньядагы иң зур мәчетләрнең берсе – Кол Шәриф кебек мәдәни-архитектура һәйкәлләрен күрә ала.
- Координаталары:
- 55°47 N 49°10 E
- Мәйданы:
- 425.3 кв. км
- Вакыт поясы:
- MSK (UTC + 3)
итәбез
Мең ел тарихы булган Казанны һич шикләнмичә “яшь” шәһәр дип тә атарга була, чөнки ул Россиянең төп студентлар шәһәрләренең берсе. Татарстан башкаласында 67 илдән 200 мең студент белем ала. Россиянең иң зур югары уку йортлары да – Казан (Идел буе) федераль университеты, А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техника университеты һәм Казан илкүләм тикшеренү технология университеты биредә урнашкан. Казан студентлары арасында халыкара, бөтенроссия конкурсларда җиңү яулаган, халыкара һәм Россия фондларының стипендияләренә лаек булган яшьләр, талантлы спортчылар да күп.
Мең еллык тарихлы Казан актив мәдәни тормыш белән яши. Сәнгатьнең классик төрләре белән беррәттән шәһәрдә мәдәниятнең заманча юнәлешләре дә үсеш ала. Казанда ел саен халыкара фестивальләр: И.Ф.Шаляпин исемендәге Халыкара опера фестивале, Р.Х.Нуриев исемендәге балет фестивале, С.В.Рахманинов исемендәге классик музыка фестивале, “Казан көзе” ачык һавадагы опера фестивале, “Конкордия” заманча музыка фестивале, “Аксёнов-фест” әдәбият фестивале, Казан мөселман киносы фестивале үтә. Татарстан башкаласында 9 театр, 34 дәүләт музее, шәхси галереялар, Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы, 2 филармония эшли.
“La Primavera” Казан камера оркестрының даны исә чит илләргә дә таралган. Шулай ук шәһәрдә татар һәм рус халыкларының милли бәйрәмнәре үткәрелә.
Бүген шәһәрнең инфраструктурасы зур үсеш ала. Яңа йортлар, социаль корылмалар, сәнәгать һәм спорт корылмалары, юллар һәм транспорт чишелешләре төзелә. Шәһәрнең икътисады инновацияле юл буенча үсеш ала. Берничә ел Казанда Европадагы иң эре технопаркларның берсе – “Идея” технопаркы һәм Россиядә иң зуры булган инновацияле технологияләр паркы эшләп килә.
Шәһәрдә спорт
Казан Россия спорты үсеше локомотивы һәм спортның төрле төрләре буенча Россия һәм Европа дәрәҗәсендәге чемпионатларда, шулай ук Олимпия уеннарында да ышанычлы чыгышлар ясаучы титуллы спортчылар һәм спорт клублары йорты. Соңгы елларда шәһәрнең спорт корылмаларында спортның төрле төрләре буенча халыкара ярышлар уздырыла.
Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы уздыру Казанда гына түгел, Россиядә дә балалар, яшьләр һәм студентлар спортын үстерүгә этәргеч бирде. Халыкара спорт аренасында Казан бик яхшы танылган шәһәргә әверелде. Казанның кунакчыллык күрсәтү мөмкинчелекләре, ягъни реконструкцияләнгән аэропорты, үсеш алган кунакханә
инфраструктурасы, заманча шәһәр юллары системасы һәм спортка кагылышлы төрле корылмалары булуы эре халыкара ярышларны югары дәрәҗәдә үткәрергә булыша.
2014 елны Казан халыкара спорт ярышларын кабул итте. Болар – бадминтон буенча Европа чемпионаты, яшүсмерләр арасында авыр атлетика буенча дөнья беренчелеге, фехтование буенча дөнья чемпионаты, хай-дайвинг буенча I ФИНА Дөнья Кубогы һәм Россия тарихында беренче тапкыр уздырылган “Фэйр плей” (“Гадел уен”) халыкара премиясен тапшыру тантанасы.
2015 елда Казанда Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты һәм Су спорт төрләре буенча спорт ветераннары һәм үзешчән спортчылар арасында “Мастерс” категориясендәге дөнья чемпионаты узды. 2018 елда Казан, Россиянең башка шәһәрләре рәтендә, Футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын кабул итәчәк.
-
2013
-
2015
-
2018