Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре!
2015 елда Казанда узачак Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты проектына карата күрсәткән кызыксынуыгыз өчен сезгә рәхмәт белдерәбез. Сезгә Чемпионатка ММЧ вәкилләрен аккредитацияләү тәмамлануы турында җиткерәбез.
Бейдж алу
Бейдж алу өчен Медиа һәм телерадиотапшырулар әзерләүчеләрнең аккредитацияләнгән вәкиленең Медианы аккредитацияләү үзәгенә шәхсән килүе кирәк. Аккредитацияләнгән зат шәхесне ачыклаучы документын (аккредитацияләүгә гариза тутыру вакытында тәкъдим ителгән документ) күрсәтергә тиеш. Аккредитацияләнгән бейджлар Казан Арена стадионының 1 нче катында урнашкан Медианы аккредитацияләү үзәгендә биреләчәк.
Бейдж югалган, урланган яки бозылган очрактагы гамәлләр тәртибе
Аккредитацияләнгән бейджын югалткан очракта медиа яки телерадиотапшырулар әзерләүчеләр вәкиле кичекмәстән Медианы аккредитацияләү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә һәм тиешле үрнәктәге гаризаны тутырырга тиеш.
Керү зоналары
Аккредитацияләнгән медиа вәкилләре бары тик 4 нче зонага гына (матбугат зоналары: матбугат үзәге, конференц-зал, матбугат өчен трибуналар һәм микс-зона) керә ала. Фотографлар объектның ярышлар уздырыла торган мәйдан периметры буенча расланган фотопозицияләргә һәм трибуналардагы фотопозицияләргә керә алалар.