«Казан» Халыкара аэропорты
- Адрес:
- Казан шәһ.,
“Казан” Халыкара аэропорты - Телефон:
- +7 843 267 87 92,
+7 843 267 88 82
- Чемпионатның клиент төркемнәре өчен:
- Аккредитацияләү үзәге һәм яшәү урыннарына автобус-шаттллар һәм махсус беркетелгән автомобильләр илтәчәк.
- Тамашачылар һәм кунаклар өчен:
Шәһәр автобусы. Юлда булу вакыты – 1 сәг 30 мин., юл бәясе – 20-40 сум.- Электр поезды. Юлда булу вакыты – 26 мин., юл бәясе – 30 сум.
“Казан” Халыкара аэропорты (IATA коды – KZN; ICAO коды – UWKD) – Татарстан башкаласының гражданнар аэропорты. Ул шәһәрдән 26 километр көньяк-көнчыгышка таба урнашкан. Бүгенге көндә аэропорт, Россия шәһәрләре һәм чит илләргә очышларны тәэмин итеп, елына 1,9 миллионнан артык пассажирга хезмәт күрсәтә. Аэропорт аэродромы Россия Федерациясенең гражданнар аэродромнары дәүләт исемлегендә 1993 елның 30 июленнән 26 нчы итеп теркәлгән һәм очыш массасын чикләмичә, көне-төне, ел әйләнәсе илебезнең һәм чит илләрнең барлык һава судноларын эксплуатацияләргә әзер.
“Казан” Халыкара аэропортына рейсларны түбәндәге авиакомпанияләр башкара: S7, Turkish Airlines, Fly Dubai, Аэрофлот, Трансаэро, Уральские авиалинии, ЮТэйр, Finnair, Vueling, Azerbaijan airlines, Air Arabia, Air Astana, Россия, Оренбургские авиалинии авиакомпанияләре һәм башкалар.
2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек кысаларында “Казан” Халыкара аэропортын модернизацияләү буенча күп эшләр башкарылды, ике яңа терминал сафка бастырылды, бу аэропортның кешеләрне уздыру мөмкинлеген сәгатенә 1200 кешегә кадәр арттырды. Аэропортның кешеләрне уздыру мөмкинлеге исә елына 2,5 миллион пассажирга кадәр артты. “Казан” Халыкара аэропортын модернизацияләүнең максаты – аэропортны, Россия, БДБ һәм чит ил авиакомпанияләре өчен пассажирларга хезмәт күрсәтү, йөкләрне күчерү һәм очышларны куркынычсызлык белән тәэмин итү буенча дөньякүләм класслы шартлар тудырып, Идел буеның эре транспорт үзәгенә әверелдерү.
Бүген аэропорт Россиянең барлык эре шәһәрләреннән (Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Түбән Новгород, Воронеж, Симферополь, Екатеринбург, Краснодар, Пермь, Уфа, Түбән Кама, Норильск, Сургут һәм башкалар), БДБ шәһәрләреннән (Алма-Ата, Баку, Дүшәнбе, Сәмәрканд, Ташкент, Ереван, Фирганә, Худжанд һәм башкалар) рейслар кабул итә. Аэропорттан шулай ук ерак чит илләргә дә рейслар гамәлгә ашырыла: Истанбул, Анталия, Даламан, Салоники, Дубай, Шарджа, Хургада, Барселона, Хельсинки һәм башкалар.
Аэропорттан шәһәргә кадәр бару өчен такси хезмәтеннән, шәһәр транспортыннан яисә “Казань-Пассажирская” тимер юл станцияле тимер юлдан файдалану мөмкинлеге бар.
ШӘҺӘР АВТОБУСЫ
197 нче шәһәр автобусы түбәндәге маршрут буенча хәрәкәт итә:
Сахаров ур. – Җиңү проспекты (“Җиңү проспекты” метро станциясе) – РКБ (“Южный” автовокзалы) – “Казан” аэропорты.
Автобус 6.00 сәгатьтә хәрәкәт итә башлый, хәрәкәт 22.00 сәгатьтә төгәлләнә (аэропорттан соңгы рейс -21.45тә).
Соңгы тукталыштан алып юлда булу вакыты – 1 сәгать 30 минут. Юл бәясе – 20-40 сум.
ЭЛЕКТР ПОЕЗДЫ
Маршрут: “Казан” Халыкара аэропорты – “Казань-Пассажирская” (Казан-1”) тимер юл станциясе.
Аэропорттан электр поездлары хәрәкәте 05:00 сәгатьтә башлана, 23:00 сәгатьтә төгәлләнә (интервал – һәр ике-өч сәгать саен);
электр поездлары Казаннан 07:00 сәгатьтә хәрәкәт итә башлый, хәрәкәт 0:00 сәгатьтә төгәлләнә (интервал – һәр ике-өч сәгать саен).
Юлда булу вакыты - 26 минут.
Юл бәясе – 30 сум.
Поездлар хәрәкәтенең тулырак расписаниесе “Казан” Халыкара аэропорты сайтында бирелгән.