Замана яшьләренә матур үрнәк күрсәтүче үз һөнәрләренең күренекле, талантлы,
атказанган вәкилләре “Чемпионат-2015 илчеләре” исеменә лаек булдылар.
Беренче Илчеләрнең исемнәре Чемпионат башлануына
бер ел калу уңаеннан уздырылган тантанада билгеле булды.
Илчеләр 2015 елгы Чемпионат командасының бер өлеше һәм дөньяда
тынычлык урнаштыруга уңай карашны, спортны һәм сәламәт тормыш
рәвешен алга сөрәләр.
Сынаучы-космонавт. Россия Герое. “Союз” корабльләре командиры сыйфатында ике космик очыш ясаган (гомуми озынлыгы - 331 көн, 11 сәгать 39 минут) һәм ачык космоска 3 тапкыр чыккан (гомуми озынлыгы 13 сәгать 45 минут дәвамында) кеше.
Казансу суы тутырылган капсуланы ХКС орбитасына илтеп җиткергән "Союз ТМА-14М" космик корабле экипажы әгъзасы.
Эшчәнлеген 1998 елда башлап җибәргән "Волга-Волга" төркеменә нигез салучы һәм аның сәнгать җитәкчесе. Коллектив хәйрия акцияләрендә катнаша, мәктәпләрдә, балалар йортларында чыгышлар ясый. "Волга-Волга" төркеме авторлар язган җырларны да, совет киносының музыкаль әсәрләрен дә, кавер-версияләр һәм популяр мелодияләрне дә башкара. Төркем елына 200 ләп концерт бирә.
Мәктәптә укыган елларында Антон су полосы белән мавыккан, шул мавыгуы аңа үзендә чыдамлылык тәрбияләргә булышкан.
Россиянең танылган хай-дайверы. Суга сикерү буенча Россия чемпионы (2001), хай-дайвинг буенча дөнья чемпионы (2006), “Red Bull Cliff Diving - 2013” дөнья сериясендә җиңүче, Барселонадагы 2013 елгы Су спорт төрләре буенча ФИНА дөнья чемпионатында 6 нчы урынны алд. Казандагы 2014 елгы хай-дайвинг буенча ФИНА дөнья кубогында 4 нче урынны алды. Казанда 2015 елда узган Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында бронза медаль иясе. Хай- дайвинг һәм клифф-дайвинг буенча халыкара турнирларда күп тапкыр җиңүче һәм призер. Су шоулары артисты.
Редбулл клифф-дайвинг (Red Bull Cliff Diving) дөнья сериясендә чемпион титулына Артем Сильченко 27 метр биеклектәге арткы басмадан кулларда 2,5 кат әйләнешле винт ясап һәм 2,5 әйләнеш белән суга “сукыр” сикерү нәтиҗәсендә ия булды.