Замана яшьләренә матур үрнәк күрсәтүче үз һөнәрләренең күренекле, талантлы,
атказанган вәкилләре “Чемпионат-2015 илчеләре” исеменә лаек булдылар.
Беренче Илчеләрнең исемнәре Чемпионат башлануына
бер ел калу уңаеннан уздырылган тантанада билгеле булды.
Илчеләр 2015 елгы Чемпионат командасының бер өлеше һәм дөньяда
тынычлык урнаштыруга уңай карашны, спортны һәм сәламәт тормыш
рәвешен алга сөрәләр.
Россиянең суга сикерүчесе, Россиянең атказанган спорт мастеры, Россиянең атказанган тренерлары Сергей һәм Раиса Гальпериннарның улы. 2008 елгы Олимпия уеннарында каланчадан суга сикерү буенча ике тапкыр бронза призеры, ике тапкыр дөнья чемпионы(2005, 2007), ике тапкыр 2006 елгы Европа чемпионы, күп тапкырлар Россия чемпионы.
Беренче каналда “Каланча” (“Вышка”) телевизион проектында катнашучылар тренеры.