Замана яшьләренә матур үрнәк күрсәтүче үз һөнәрләренең күренекле, талантлы,
атказанган вәкилләре “Чемпионат-2015 илчеләре” исеменә лаек булдылар.
Беренче Илчеләрнең исемнәре Чемпионат башлануына
бер ел калу уңаеннан уздырылган тантанада билгеле булды.
Илчеләр 2015 елгы Чемпионат командасының бер өлеше һәм дөньяда
тынычлык урнаштыруга уңай карашны, спортны һәм сәламәт тормыш
рәвешен алга сөрәләр.
Pop/R&b башкаручы, Black Star Inc музыкаль лейблы артисты. Әйдәп баручы барлык радиостанцияләр эфирлары һәм хид-парадларына эләккән "Самая самая” хиты авторы һәм башкаручысы, әлеге композициягә клип исә интернетта абсолют хидка (15 милллионнан артык карау) әйләнде һәм әйдәп баручы музыкаль каналлар чарты башында тора. “Звуковая дорожка-2015” премиясендә "Ел ачышы" номинациясендә җиңүче, Woman.Ru (2014) порталы фаразы буенча "Иң стильле ир-ат", “Oops! Choice Awards-2012” премиясендә “Ел башкаручысы” номинациясе җиңүчесе, «Звезда Вконтакте - Пятый канал» (2012) конкурсында "Иң яхшы хип-хоп проект" номинациясендә җиңүче.
Телетапшыруларда көтелгән кунак, күп кенә журналларның беренче битләрендә аның белән интервьюларны күрергә була.