Замана яшьләренә матур үрнәк күрсәтүче үз һөнәрләренең күренекле, талантлы,
атказанган вәкилләре “Чемпионат-2015 илчеләре” исеменә лаек булдылар.
Беренче Илчеләрнең исемнәре Чемпионат башлануына
бер ел калу уңаеннан уздырылган тантанада билгеле булды.
Илчеләр 2015 елгы Чемпионат командасының бер өлеше һәм дөньяда
тынычлык урнаштыруга уңай карашны, спортны һәм сәламәт тормыш
рәвешен алга сөрәләр.
Россия ватерполисты, Россиянең атказанган спорт мастеры. Сиднейда Олимпия уеннарында көмеш призер (2000), Афина Олимпиадасында бронза призеры (2004), ирекле игелек уеннар җиңүчесе (Нью-Йорк, 1998), дөнья чемпионатының бронза призеры (Фукуока, 2001), дөнья лигасында җиңүче (Греция, 2002), Дөнья кубогы иясе (Белград, 2002), Европа чемпионатының бронза призеры (Севилья, 1997). “Синтез-Академия” су полосы командасының баш тренеры (Казан).
Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада кысаларында гамәлгә ашырылган “2013 елгы Универсиада илчеләре” программасында катнашучы.