Замана яшьләренә матур үрнәк күрсәтүче үз һөнәрләренең күренекле, талантлы,
атказанган вәкилләре “Чемпионат-2015 илчеләре” исеменә лаек булдылар.
Беренче Илчеләрнең исемнәре Чемпионат башлануына
бер ел калу уңаеннан уздырылган тантанада билгеле булды.
Илчеләр 2015 елгы Чемпионат командасының бер өлеше һәм дөньяда
тынычлык урнаштыруга уңай карашны, спортны һәм сәламәт тормыш
рәвешен алга сөрәләр.
Венгрия йөзүчесе. 50, 100, 200 һәм 400 метрга ирекле стиль, баттерфляй һәм комплекслы йөзүләрдә махсуслаша. Өч Олимпия уенында катнашкан, алты тапкыр дөнья чемпионкасы, шулай ук дүрт дөнья рекорды куйган йөзүче. Көньяк Калифорния Университетында өйрәнүләр уза.
Эшкә гадәттән тыш сәләтлелеге һәм үзенчәлекле түземлеге өчен 2012 елда Пекинда Дөнья кубогы этабында Катинка Хоссуны “тимер леди” дип атаганнар.