Замана яшьләренә матур үрнәк күрсәтүче үз һөнәрләренең күренекле, талантлы,
атказанган вәкилләре “Чемпионат-2015 илчеләре” исеменә лаек булдылар.
Беренче Илчеләрнең исемнәре Чемпионат башлануына
бер ел калу уңаеннан уздырылган тантанада билгеле булды.
Илчеләр 2015 елгы Чемпионат командасының бер өлеше һәм дөньяда
тынычлык урнаштыруга уңай карашны, спортны һәм сәламәт тормыш
рәвешен алга сөрәләр.
Казандагы «Большой Куш» рок-төркеме лидеры. «Большой куш» төркеме Татарстан Республикасының Россия исеменнән халыкара дәрәҗәдә чыгыш ясау хокукын алган беренче рок-төркеме булды. Global Battle of the Bands 2006 Russia сайлап алу туры җиңүчеләре буларак, төркем әгъзалары Россияне Лондонда узган Global Battle of the Bands 2006 рок-фесттивале финалында тәкъдим иттеләр. 2010 һәм 2011 елларда төркем Emergenza рок фестиваленең тамашачылар тавыш бирүендә җиңүче булды. 2011 елның ноябрендә Yatalant сайтында Meet and Greet бәйгесендә җиңүче булдылар һәм Санкт-Петербургта MAROON 5 группасы белән шәхсән очраштылар.
2013 елның июнендә “Казанда Универсиада” җыры Игорь Крутой җитәкчелегендә төзелгән Универсиада турындагы иң яхшы җырлар җыентыгына кертелгән.