1917 елда оешканнан бирле Nikon компаниясе дөньяда оптик технологияләр өлкәсендә лидер булып тора. Бүген Nikon цифрлы камералар, бинокльләр һәм башка оптик җайланмалар кебек сурәтләрне эшкәртү өчен каралган электр җиһазлары, шулай ук югары төгәллекле төрле сәнәгать җиһазлары җитештерү буенча махсуслаша.
www.nikon.comТокиода (Япония) урнашкан YAKULT компаниясе пробиотиклар дөньясына нигез салучы булып санала. 1935 елда нәкъ менә ул базарга Yakult® пробиотиклы эчемлекләр чыгарды. 2011 елга Yakult 32 илдә һәм төбәктә тәкъдим ителде. Yakult компаниясе 2005 елдан бирле Халыкара йөзү федерациясенең (FINA) рәсми партнеры булып санала һәм ул, FINAга ярдәм итеп, бөтен дөньяда кешелек сәламәтлеге өчен көрәшне дәвам итәргә ниятли.
www.yakult.co.jpAll Nippon Airways (ANA) авиакомпаниясе табыш дәрәҗәсе буенча дөньяда 13 нче урынны (2013 елга булган күрсәткеч) һәм Япониядә табыш алу һәм утыртып йөртелгән пассажирлар саны буенча беренче урынны алып тора. ANA 1952 елда оешкан һәм хәзерге вакытта һава суднолары паркының гомуми саны 240 берәмлек булган 72 халыкара һәм 117 эчке маршрутларга хезмәт күрсәтә. Компаниядә 33 000 хезмәткәр эшли. 2014 елда авиакомпания 47 млн. пассажирга хезмәт күрсәткән һәм 1,7 трлн. япон йене күләмендә табыш алган. ANA 1990 елдан Star Alliance авиация альянсы әгъзасы булып тора һәм тын океан һәм азия маршрутлары буенча United Airlines авиакомпаниясе белән, шулай ук Япония һәм Европа арасындагы маршрутлар буенча Lufthansa, Swiss International Airlines һәм Austrian Airlines белән уртак проектларны гамәлгә ашыра. ANA Mileage Club лояльлек бонус программасына 26 млн.нан артык кеше кергән. 2013 елда ANA Air Transport World Magazine журналы фаразы буенча елның иң яхшы авиакомпаниясе дип табылган, ә 2015 елда, Skytrax британия маркетинг компаниясе фаразы буенча, өченче ел рәттән биш йолдызга ия булды. ANA Boeing 787 Dreamliner пассажир самолетының беренче заказчысы һәм иң эре операторы да булып тора.
www.ana.co.jp40 елдан артык Arena дөньяның әйдәп баручы йөзүчеләрен һәм су спорт төрләрен сөючеләрне чын мәгънәсендә инновацияле эшләнмәләр, заманча техник чишелешләр һәм сыйфатлылыкка тугрылык саклап ясалган йөзү өчен товарлар һәм аксессуарлар белән тәэмин итте.
1973 елда спорт энтузиасты, эшмәкәр һәм спорт спонсорлыгына нигез салучы Хорст Дасслер тарафыннан оештырылган Arena йөзү костюмнары җитештерүче беренче компания булды. Arena бассейнда йөзү буенча өйрәнүләр һәм ярышлар уздыру өчен инновацияле һәм техник яктан алга киткән әйберләр барлыкка китерү максатында, иң беренчеләрдән булып тукымаларның гидродинамик үзенчәлекләрен өйрәнү белән шөгыльләнә башлады. Компанияне барлык тарихы дәвамында башкалардан аерып торучы әлеге үзенчәлек бүгенге көндә дә тенденцияләрне билгеләвен дәвам итә һәм сыйфат стандартларын билгеләргә булыша. Arenaның FINA белән хезмәттәшлеге оешманың барлык төп чараларда да, шул исәптән, су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында, йөзү буенча дөнья чемпионатында, яшүсмерләр арасында йөзү буенча дөнья чемпионатында һәм «Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында рәсми спонсор һәм техник партнер сыйфатында катнашуына нигезләнгән. Моннан тыш, Arenа әлеге чараларда катнашучы персоналны, волонтерларны һәм оештыручыларны йөзү өчен киемнәр һәм аксессуарлар, спорт киемнәре, йөзү өчен җиһазлар һәм тренажерлар белән эксклюзив тәэмин итүче дә.
www.arenainternational.comMidea Group көнкүреш техникасы белән тәэмин итү буенча дөньякүләм тәэмин итүче һәм көнкүреш кондиционерлары, һаваның дымлылыгын һәм температурасын көйләүче үзәк системалар, суыткычлар, кер юу машиналары, кече көнкүреш техникасы, шулай ук аларның компрессорлар һәм магнетроннар кебек төп компонентларын җитештерү өлкәсендә пионер булып тора.
www.global.midea.com.cn www.midearussia.ru1961 елда Италиядә нигез салынган Myrtha Pools компаниясе йөзү бассейннары һәм кирәкле товарлар белән тәэмин итү һәм аларны урнаштыру өлкәсендә дөньякүләм лидер булып санала. Myrtha Pools компаниясе 70 тән артык илдә бассейннар төзеде, йөзү, су полосы, синхрон йөзү һәм суга сикерү буенча ярышлар уздыру өчен индивидуаль заказлар буенча бассейннар төзүдә махсуслашып, уникаль технологияләр булдырды һәм аларны даими камилләштерә.
www.myrthapools.com160 елдан артык вакыт дәвамында OMEGA новаторлык рухы Айга менәргә ярдәм итте, океан төпләрен өйрәнергә булышты, һәм инде менә гасырдан артык безгә иң югары дәрәҗәдәге дөньякүләм спорт ярышларында, шул исәптән, егерме дүрт Олимпия уеннарында вакытны билгеләргә ярдәм итә. OMEGAның спорт хронометражын алып бару өлкәсендәге әйтеп бетергесез тәҗрибәсе йөзү дөньясына, бассейнның һәр почмагында урнаштырылган “сенсорлы панельләр” һәм яңа старт колодкаларын да кертеп, бик күп инновацияле технологияләр кертү мөмкинлеген бирде.
www.omegawatches.comРоссия Казанда 2015 елда Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатын уздыру хокукын бик теләп һәм горурлык белән кабул итә. Халыкара дәрәҗәдәге әлеге чара Татарстан Республикасында һәм, гомумән алганда, Россиядә су спорт төрләрен үстерүгә һәм милли максатка ирешүгә - кешеләрдә сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш формалаштыруга этәргеч бирәчәк, шулай ук илдәге яшь буын өчен бәһасез спорт мирасы булачак.
http://finaworlds2015.dspkazan.comLADA – Россия базарында 40 елдан артык лидер булып торучы безнең илдә чыгарыла торган җиңел автомобильләр маркасы. LADA автомобильләре ил автопаркының 35%ын алып тора (01.01.2015кә). Илнең җиңел автомобильләр базарындагы гомуми өлеше 19% (2015 елның 5 ае нәтиҗәләре буенча) тәшкил итә. Марка эчке базар өчен “Евро-4”, ә экспорт өчен “Евро-5” халыкара нормаларга туры килә торган өч төр класстагы биш төп семьялык автомобильләре рәвешендә тәкъдим ителә. Автомобильләр Renault, Nissan һәм Datsun дөнья брендларының бердәй машина җыю мәйданы булып торучы АВТОВАЗда җитештерелә.
www.lada.ru“АК БАРС” акционерлык коммерция банкы (Ачык акционерлык җәмгыяте) Россиянең финанс базарында 1993 нче елдан бирле уңышлы эшләп килә һәм шәхси капиталлары күләме буенча 20 нче, активлары күләме буенча 18 нче урынны алып, илнең иң зур кредит-финанс берләшмәләре Топ-10лыгына керә. Банк корпоратив һәм шәхси клиентлар өчен 100дән артык төрдәге банк хезмәтләре күрсәтә. Банкның төбәк челтәрендә 32 филиалы бар.
www.akbars.ru“Планета Фитнес” – спорт-сәламәтләндерү клубларының зур челтәре, Россиядә алдынгы һәм үсештәге предприятиеләрнең берсе. Фитнес өлкәсендәге барлык казанышларны бергә туплаганга күрә “Планета Фитнес” масштаблары буенча кабатланмас булган, тулы канлы һәм күп функцияле спорт клублары буларак билгеле. “Планета Фитнес” Казанда дүрт, Чаллыда бер спорт клублары белән тәкъдим ителә.
www.fitness-tatarstan.ru“Твои мобильные технологии” ҖЧҖ Татарстан Республикасында элемтә хезмәтләре күрсәтүче телекоммуникация компаниясе. Компания “Летай. Мобильная связь” сәүдә маркасы астында GSM һәм LTE стандартындагы кәрәзле элемтә хезмәтләре күрсәтә. Безнең миссия – заманча элемтә хезмәтләре күрсәтү, кешеләрне берләштерү, аларга максатларына ирешергә, аралашудан шатлык алырга булышу.
letai.ru/mobileBonAqua – Coca-Cola Россия сәүдә билгесе һәм шешәле эчә торган суның илдә әйдәп баручы бренды. Ул Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми эчә торган суы. The Coca-Cola Company һәм Coca-Cola Hellenic партнер-боттлерны берләштергән Coca-Cola Россия бүген 11000 хезмәткәр җәлеп ителгән 12 заманча завод ул. Coca-Cola Россия – Россия икътисадына 4 млрд доллардан артык акча керткән иң эре инвесторларның берсе. Coca-Cola – Олимпия хәрәкәте һәм ФИФАның бөтендөнья партнеры – Россиядә массакүләм спорт үсешенә зур игътибар бирә.
www.bonaqua.ruEF – дөньядагы 1965 елда нигез салынган иң зур шәхси белем бирү компаниясе. EF корпоратив һәм шәхси клиентларга инглиз телен укыту, чит илдә белем бирү һәм мәдәни алмашу программалары буенча махсуслашкан. Бүгенге көндә компания дөньяның 53 илендә 500 мәктәп һәм офистан торган челтәр буларак күзаллана. Компаниядә 40 000нән артык штаттагы укытучылар һәм хезмәткәрләр эшли.
www.ef.ruNEFIS GROUP – Россиядә көндәлек массакүләм кулланылыш товарлары: майлы продукция һәм көнкүреш химиясен җитештерүче иң эре компанияләрнең берсе. Холдингның тарихы 1855 елдан – бертуган Крестовниковлар Казанда сабын кайнату заводы ачкан елдан башлана. Хәзер компанияләр төркеменә 4 завод керә: “Нэфис Косметикс” ААҖ, “Нэфис Биопродукт” ААҖ, “Казанский жировой комбинат” ААҖ , “Казанский МЭЗ” ААҖ. NEFIS GROUP автивларында федераль әһәмияттәге брендлар: “AOS”, “BiMAX”, “SORTI”, “Биолан”, “Заводъ Братьевъ Крестовниковых”, “Mr.Ricco”, “Миладора”, “Ласка” бар, алар Россия Федерациясенең барлык төбәкләрен һәм БДБ илләрен колачлаучы дистрибьюторлык челтәре аша сатылалар.
www.nefco.ru