Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Спорт проектлары башкарма дирекциясе

“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КБАО – 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының һәм Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге ФИНА дөнья чемпионатының рәсми оештыручысы. Оешманың генераль директоры – Азат Рифгать улы Кадыйров.







Оешма 2009 елның 14 августында 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасын һәм башка рәсми спорт чараларын әзерләү һәм уздыру өчен оештырылган. Соңрак Дирекция эшчәнлеге максатларының исемлеге киңәйтелә. Башкарма дирекциянең гамәлгә куючылары: Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Казан шәһәрнең муниципаль берәмлеге һәм “Россия студентлар спорт берлеге” гомумроссия иҗтимагый оешмасы.

Башкарма дирекция FINA Халыкара йөзү федерациясе белән, милли спорт федерацияләре белән хезмәттәшлек итә һәм Казанда су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатларын әзерләү һәм уздыру эшләрен җайга сала. Бүгенге көнгә Дирекция тарафыннан Гомумроссия спорт федерацияләре һәм Халыкара йөзү федерациясе белән берлектә берничә сынау ярышлары уздырылды, шул исәптән:

  • йөзү буенча Россия чемпионаты;
  • “суга сикерү буенча 4 ил арасында матч” халыкара ярышлары;
  • Россия һәм Сербия милли җыелма командаларының ирләр арасында су полосы буенча Дөнья лигасы кысаларында матч;
  • синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты;
  • суга сикерү буенча Россия беренчелеге;
  • хай-дайвинг буенча ФИНА дөнья кубогы.
Элемтәләр
Кадыйров Азат Рифгать улы Генераль директор

1973 елның 29 августында туган.

Тәмамлаган

1996 ел - Казан дәүләт химия-технология институты;
1999 ел - Казан дәүләт химия-технология институты;
2006 ел- Дәүләт идарә университеты

Узгандагы эшчәнлеге

2001 – 2009 – Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы
2009 – бүгенгә чаклы – “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КАО

Бүләкләр

  • Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы;
  • “Физик культураны һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен” Мактау билгесе (РФ Спорт министрлыгы);
  • “Татарстан Республикасының атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре” Мактаулы исеме.

Өйләнгән, ике ул тәрбияли.
Футбол, хоккей белән мавыга.

1 нче блок җитәкчесе

Волонтерлар белән эшләү, Россия Федерациясендә ГТО комплексларын үткәрү департаменты эшчәнлегенә кураторлык итә

1984 елның 20 ноябрендә Казанда туган.

Тәмамлаган

2007 елда – Икътисад, идарә һәм хокук институты (Казан шәһәре)

Узгандагы эшчәнлеге

  • 12.2007 – 12.2011 – РФ V чакырылыш Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатының Татарстан республикасында эшләү буенча ярдәмчесе, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы
  • 02.2012 – 09.2014 – Директор, “Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе” КАО волонтерлар белән эшләү департаменты җитәкчесе
  • 09.2014 – бүгенгә чаклы – Генераль директор урынбасары - “Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе” КАО ГТО комплексларын үткәрү департаменты җитәкчесе

Бүләкләр

  • РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Аппараты җитәкчесенең рәхмәт хаты;
  • Россия Федерациясе Спорт министрлыгының рәхмәт хаты;
  • Мәскәү шәһәр Хакимияте мәдәният департаментының рәхмәт хаты;
  • Новосибирски өлкәсе яшьләр эшләре буенча идарәсенең рәхмәт хаты;
  • Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының рәхмәт хаты;
  • Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының рәхмәт хаты;
  • Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак хуҗалыгы министрлыгының рәхмәт хаты;
  • Казан шәһәре Мэрының рәхмәт хаты;
  • “Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе” КАО рәхмәт хаты;
  • Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министролыгының “Яшьләзр сәясәте өлкәсендәге хезмәтләре өчен” алтын почет билгесе;
  • “2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада” истәлекле медале.

2 нче блок җитәкчесе

Кадрлар сәясәте, оештыру эшләре, протокол департаменты эшчәнлегенә кураторлык итә

1983 елның 26 июнендә Казанда туган.

Тәмамлаган

2007 елда – Казан дәүләт технология университеты

3 нче блок җитәкчесе

Финанс департаменты, мәгълүмат-аналитика департаменты, Спортчылар авылы комплексы департаменты һәм Эшләр белән идарә департаменты эшчәнлегенә кураторлык итә

1976 елның 13 мартында туган.

Тәмамлаган

1998 елда – Казан дәүләт финанс-икътисад институты;
2015 елда - ЮИМ МТИ;
икътисад фәннәре кандидаты, доцент

Узгандагы эшчәнлеге

  • 2001 - 2006 – «Правопорядок» шәһәр фондының башкаручы директоры
  • 2006 - 2009 – Стратегик планлаштыру һәм территориаль үсеш бүлеге башлыгы, “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты аппараты” МУ икътисади үсеш комитеты рәисе урынбасары
  • 2009 – бүгенгә чаклы – “Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе” КАО генераль директоры урынбасары, “Универсиада авылы” мэры

Бүләкләр

  • Россия Федерациясе Президентының мактау грамотасы;
  • Россия Федерациясе Спорт министрлыгының мактау грамотасы;
  • Татарстан Республикасы Президентының рәхмәт хаты;
  • Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының рәхмәт хаты;
  • Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрының рәхмәт хаты;
  • Казан мэрының мактау грамотасы;
  • Казан шәһәре Башкарма комитеты МБ җитәкчесенең мактау грамотасы;
  • “Россия халыклары мирасына керткән өлеше өчен” медале;
  • “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале;
  • Медаль - Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ведомство аерымлык билгесе;
  • Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм стихияле бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү эшләре буенча министрлыгының “Коткару хакына бердәмлек өчен” медале;
  • “Фидакарь эшчәнлек өчен” медале;
  • “Фидакарь хезмәте өчен” III дәрәҗә аерымлык билгесе;
  • “2013 елдагы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада” истәлек медале;
  • Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы.

4 нче блок җитәкчесе

Клиент төркемнәрен урнаштыру һәм тукландыруны оештыру департаменты, транспорт һәм таможня процедуралары департаменты, медицина, санитария һәм санитария-эпидемиология тәэмин ителеше департаменты эшчәнлекләренә кураторлык итә

1971 елның 25 апрелендә Түбән Кама шәһәрендә туган.

Тәмамлаган

1993 елда – Кама политехника институты

Узгандагы эшчәнлеге

  • 07.1993-08.1995 – Механик, баш механик, Сәламәтлек саклау министрлыгының Түбән Кама санитар транспорт автопредприятиесе директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары
  • 09.1995-07.2001 – Баш инженер, Түбән Кама 1 нче автотранспорт предприятиесе АО генераль директоры
  • 07.2001-11.2011 – Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары
  • 11.2011-бүгенгә чаклы – “Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе” КАО генераль директоры урынбасары

Бүләкләр

  • Түбән Кама шәһәре хакимияте башлыгының “Алтын йөрәкле кеше” дипломы;
  • Казан шәһәре Совет районы хакимияте башлыгының рәхмәт хаты;
  • “Россия тимер юллары” ААҖ рәхмәт хаты;
  • “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале;
  • Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының рәхмәт хаты;
  • Татарстан Республикасы ЭЭМ ЮХИДИ идарәсенең мактау грамотасы;
  • Түбән Кама шәһәре хакимиятенең мактау грамотасы;
  • РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең мактау грамотасы;
  • Татарстан Республикасы Президентының рәхмәт хаты;
  • Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәхмәт хаты;
  • РФ Транспорт министрлыгының мактау грамотасы;
  • “Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре” мактаулы исеме;
  • “Россия транспорт өлкәсендәге “Алтын тәгәрмәч” Милли иҗтимагый премиясе лауреаты” күкрәк билгесе;
  • “Су һәм коры җир юллары белән идарә итүнең 200 еллыгы истәлегенә” күкрәк билгесе;
  • “Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы” истәлекле медале.

5 нче блок җитәкчесе

Мәгълүмати технологияләр һәм хезмәт күрсәтүләр, телетрансляцияләр һәм ММЧ өчен сервисларны тәэмин итү, аккредитация, вакытлы корылмалар департаменты эшчәнлегенә кураторлык итә

1974 елның 27 гыйнварында Яр Чаллыда туган.

Тәмамлаган

1995 елда – В.В.Куйбышев исемендәге Куйбышев политехника институты

Узгандагы эшчәнлеге

  • 06.1996 - 08.2002 – “Таттелеком” ААҖ электромонтеры - инженеры
  • 08.2002 - 08.2004 – “ТАИФ ТВТ” ААҖ, “ТАИФ” ААҖ бүлекләре башлыгы
  • 08.2004 - 11.2008 – “Татмедиа” массакүләм коммуникацияләр буенча агентлык ДИ идарәсе башлыгы
  • 11.2008 - 10.2011 – “Протон-техномедия” ҖЧҖ генераль директорының беренче урынбасары
  • 11.2011 - бүгенгә чаклы – “Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе” КАО генераль директоры урынбасары

Бүләкләр

  • Россия Федерациясе Спорт министрының рәхмәт хаты;
  • Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының рәхмәт хаты;
  • ”Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсенең атказанган хезмәткәре” мактаулы исеме;
  • Татарстан Республикасы Элемтә министрлыгының Шәһәрара телефон станциясенең рәхмәт хаты;
  • Татарстан Республикасы Архитектура, төзелеш һәм ТКХ министрлыгының мактау грамотасы;
  • “Татмедиа” массакүләм коммуникацияләр буенча Татарстан Республикасы Агентлыгы рәхмәте;
  • “Татмедиа” массакүләм коммуникацияләр буенча Татарстан Республикасы Агентлыгының рәхмәт хаты;
  • “Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе” КАО рәхмәт хаты;
  • “Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы” истәлекле медале;
  • “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале.

6 нчы блок җитәкчесе

Маркетинг һәм лицензияләү, реклама һәм PR, тамашачылар өчен сервислар, мәдәни программалар департаменты эшчәнлегенә кураторлык итә

1985 елның 19 июнендә Казанда туган.

Тәмамлаган

2007 елда - В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты

Узгандагы эшчәнлеге

  • 09.2004 - 04.2007 – “ТриНити” ҖЧҖ җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге башлыгы
  • 05.2007 - 04.2008 – “Арена Дискоклуб” ҖЧҖ маркетинг буенча директоры
  • 06.2008 - 06.2010 – “Бәйрәм программалары дирекциясе” МУП директоры урынбасары
  • 06.2010 - 01.2014 – “Казан Афишасы” җәмәгатьчелек белән элемтәләр агентлыгы ҖЧҖ директоры
  • 01.2014- бүгенгә чаклы – “Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе” КАО генераль директоры урынбасары

7 нче блок җитәкчесе

Спорт корылмаларын, спорт программасын әзерләү, халыкара элемтәләр юнәлешләренә кураторлык итә.

1976 елның 26 октябрендә Сараево (Югославия) шәһәрендә туган.

Тәмамлаган:

2004 елда – Бертуган Каричлар университеты (Белград шәһәре), «Спорт менеджменты» белгечлеге
2010 елда – проектлар белән идарә буенча профессионал дәрәҗәсе (Project Management Professional сертификатына ия), PMI.org

Узгандагы эшчәнлеге

  • 08.2004 - 10.2006 – “Sport Event and Marketing Solutions” (Белград) Event-агентлыгы директоры
  • 11.2006 - 09.2007 – Белградта 2007 елда ЕОК ярдәмендә узган Европа яшүсмерләр Олимпия фестиваленең башкаручы директоры
  • 2006 – “Спортта менеджмент һәм спорт чаралары менеджменты” укыту курсының кече укытучысы, спорт менеджменты факультеты (Белград шәһәре)
  • 2006-2007 – директорлар идарәсе әгъзасы – проектлар белән идарә/реклама һәм әгъзалар белән элемтәләр бүлекләре җитәкчесе, “PMI YU Chapter” (Белград шәһәре)
  • 10.2007 - 11.2009 – Корылмалар буенча директор, 2009 елда Белградта узган XXV Бөтендөнья җәйге Универсиадасы авылы мэры
  • 08.2009 - 12.2013 – “Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе” КАО генераль директор урынбасары, баш консультанты
  • 01.2014 - бүгенгә чаклы – “Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе” КАО генераль секретаре

Спорт карьерасы - Йөзү

  • Югославиянең йөзү буенча милли җыелмасы әгъзасы (2000-2003);
  • 2001 елда Пекинда (Кытай) узган XXI Бөтендөнья җәйге Универсиадасында катнашкан;
  • Йөзү буенча балкан илләре чемпионатында катнашкан (2000, 2002);
  • Югославия һәм Сербиянең күп тапкырлар чемпионы һәм призеры, милли рекордлар иясе.

Бүләкләр

  • Сербия Премьер-министрының, Сербия Хөкүмәте, Белградта 2009 елда узган Бөтендөнья җәйге Универсиадасы Оештыру комитеты Президентының рәхмәт хаты;
  • Студентлар спорты халыкара федерациясенең (FISU) рәхмәт хаты;
  • Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының рәхмәт хаты;
  • Россия Федерациясе Спорт министрлыгының мактау грамотасы;
  • Россия Авыр атлетика федерациясенең рәхмәт хаты;
  • Россия Ишкәк спорты Федерациясенең рәхмәт хаты;
  • Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының мактау грамотасы;
  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының рәхмәт хаты;
  • Казан шәһәре мэрының рәхмәт хаты;
  • “Казан 2013” башкарма дирекциясе” КАО рәхмәт хаты;
  • “Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе” КАО рәхмәт хаты;
  • 2014 елда фехтование буенча дөнья чемпионатын оештыру һәм уздыру өчен рәхмәт хаты;
  • Олимпия хәрәкәте үсешенә һәм Казанда 2013 елда Бөтендөнья җәйге Универсиадасына әзерлеккә керткән өлеше өчен Россия Олимпия комитеты грамотасы;
  • Универсиада авылы - 2013 мэрының рәхмәт хаты;
  • Россия студентлар җыелма командасын әзерләүгә керткән өлеше һәм аларның Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасында уңышлы чыгыш ясаулары өчен медальләре;
  • Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасына әзерлек кысаларында чирәмдәге хоккей буенча халыкара судьялар семинарын оештыру һәм уздыру өчен рәхмәт хаты;
  • Бадминтон буенча халыкара судьялар семинарын оештыру һәм уздыру өчен сертификат;
  • Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасына әзерлек кысаларында җиңел атлетика буенча халыкара судьялар семинарын оештыру һәм уздыру өчен сертификат;
  • Теннис буенча халыкара судьялар семинарын оештыру һәм уздыру өчен сертификат;
  • “Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы” истәлек медале.

Куркынычсызлык департаменты эшчәнлегенә кураторлык итә

1956 елның 17 маенда Казахстанның Петропавловски шәһәрендә туган.

Тәмамлаган

1979 елда – А.Н.Туполев исемендәге Казан авиация институты

Бүләкләр

  • Дәүләт һәм ведомство бүләкләренә ия

Узгандагы эшчәнлеге

  • 1979 - 1981 – СССР ХК хезмәте итү
  • 1981 - 1997 – Инженер-механик, секретарь урынбасары, ВЛКСМ комитеты секретаре, С.П.Горбунов исемендәге КАПО генераль директоры урынбасары
  • 1983 - 2011 – Хәрби хезмәткәр
  • 2012 - 2013 – “Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе” КАО генераль директоры киңәшчесе, өлкән киңәшчесе
  • 2014 - бүгенгә чаклы – “Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе” КАО генераль директоры киңәшчесе