Дөньяның һәм локаль ММЧларның су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатын яктыртуга булган кызыксынулары зур булу сәбәпле, журналистлар өчен бер ММЧдан 4 кешедән дә артык булмаган санда квота билгеләнгән. Квотаны арттыруны сорау Оештыру комитеты һәм ФИНА тарафынан аерым тәртиптә карала.
Оештыру комитеты журналистларны урнаштырырга мөмкин булган кунакханәләр һәм отельләр исемлеген тәкъдим итеп, шулай ук номерларны GMS аккредитация системасы аша броньлаштыруда арадашчы булып, журналистларны урнаштыруда булышлык күрсәтә. Яшәү чыгымнарын ММЧ вәкилләре мөстәкыйль рәвештә түлиләр.
Бу эшкә хокуклары булмаган барлык компанияләр өчен дә ярышлар уздырыла торган корылмада һәртөрле телевизион төшерүләр ТЫЕЛГАН.
GMS аккредитацияләү системасында инглиз теле кулланыла. Әмма Россиядән булган журналистларга уңайлы булсын өчен системада рус телен куллану да каралган. Төп мәгълүмат инглиз телендә кертелә, ә “Nationality” («Гражданство») графасын тутырганнан соң система автомат рәвештә форманы рус телендә тутыруны тәкъдим итәчәк.
GMS системасында аккредитация узганда һәр кулланучы электрон почтаның актив адресын кертә, логин-пароль бәйләме шунда җибәрелә. Логин-пароль бәйләме шәхси мәгълүмат, ул берничә зат тарафыннан берьюлы кулланыла алмый.
Географик яктан уңайлы урнашуы сәбәпле, Казанда Россия төбәкләре һәм чит илләр белән транспорт хәрәкәтенең тармаклы системасы бар. Казанга теләсә кайсы уңайлы ысул: самолет, поезд, автобус яки теплоход белән барып җитәргә була.
Шереметьево - Казан:
Домодедово - Казан:
Внуково-Казан:
Барлыгы: 16 көндәлек рейс
Бер якка билет бәясе 6000-8000 сум тора.
Стамбул – Казан: Turkish airlines – 1 көндәлек рейс;
Дубай-Казан: FlyDubai – атнага 4 рейс;
Хельсинки-Казан: Finnair – атнага 3 рейс;
Прага-Казан: АкБарсАэро – атнага 1 рейс;
Шарджа-Казан: AirArabia – атнага 2 рейс.
Барлык мәгълүматлар 2014/2015 көз-кыш расписаниесе өчен гамәлдә, үзгәрешләр һәм өстәмәләр булырга мөмкин.
Һава юлы белән – көн саен.
Поезд – көн саен.
Расписание белән авиабилетлар алу буенча эзләү системаларында, шулай ук “Россия тимер юллары” ААҖның рәсми сайтында танышырга мөмкин.
Ярышларның үткәрелү урыны һәм вакыты күрсәтелгән графигы спортның һәр төре өчен төзелгән. Мәгълүмат чемпионатның рәсми сайтында бирелгән.
Казан шәһәре, Татарстан Республикасы башкаласы һәм зур порт, Россиянең европа өлешендә урнашкан. Ул Идел буендагы иң зур шәһәрләрнең берсе. Аның халкы 1 190 850 кешене – 100дән артык милләт вәкилен тәшкил итә. Картадан карарга
Мәскәүдән көнчыгышка 820 км (самолетта 1 сәгать). Картадан карарга
Җәен уртача һава торышы +17-20 °C. Җәй кояшлы көннәр күпчелек булган җылы һәм эссе һава торышы белән характерлана. Июль елның иң җылы ае булып тора, аның тәүлектәге уртача температурасы +20 °C. http://www.gismeteo.com/
Бүгенге көндә Казанда җәмәгать транспорты шәһәр эче пассажир транспортының барлык төрләре белән тәкъдим ителгән: троллейбус, трамвай, метро һәм автобус.
Электр энергиясе һәм розеткалар
Челтәрнең көчәнеше: 220 В
Ешлыгы: 50 Гц.
Розеткаларның төрләре: CEE 7/4, CEE 7/7, CEE 7/16, CEE 7/17, Schuko.
Сезгә электр җиһазлары өчен адаптерлар яки күчерү җайланмалары кирәк булырга мөмкин.
01 – Янгын хезмәте (барлык мобиль элемтә операторлары номерларыннан – 112)
02 – Полиция (Мегафон, НСС, Теле-2, МТС номерларыннан – 020, Билайн – 002)
03 – Ашыгыч медицина ярдәме (Мегафон, НСС, Теле-2, МТС номерларыннан – 030, Билайн – 003)
04 – Газ хезмәте (Мегафон, НСС, Теле-2, МТС номерларыннан – 040, Билайн – 004)
Казанда туристларга сувенир продукциясе һәм милли товарларның зур ассортименты тәкъдим ителә: түбәтәйләр, йомшак күн аяк киемнәре һәм читекләр, ат казылыгы, чәк-чәк һәм башкалар. Сувенирлар сата торган кибетләрнең күбесе җәяүлеләр урамы булып саналган Бауман урамында урнашкан
Сум (рубль) — Россия Федерациясенең акча берәмлеге.
Россия рубленең хәреф коды - RUB, бер сум (рубль) 100 тиенгә тәңгәл.
- тәнкәләр: 1, 5, 10, 50 тиеннәр, 1, 2, 5, 10 сумнар
- кәгазь акчалар (банкнотлар): 10, 50 ,100, 500, 1000, 5000 сумнар