Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты – Халыкара йөзү федерациясе (FINA) тарафыннан уздырылган су спорт төрләре буенча иң эре халыкара ярышлар.

Шулай ук иң күп рейтинг җыючы халыкара спорт турнирларының берсе. Соңгы тикшеренүләрдән күренгәнчә, чемпионатның бөтен ил буенча гомуми телеаудиториясе 4,5 млрд. тамашачыдан гыйбарәт.
Чара беренче тапкыр 1973 елда Белград шәһәрендә (Югославия) уздырылды. 1978-1998 елларда дөнья чемпионатлары дүрт елга бер тапкыр җәйге Олимпиадалар арасында җөп сандагы елда уздырыла. 2001 елдан башлап чемпионатлар ике елга бер тапкыр так елда үткәрелә. Дөнья чемпионаты программасына:
- йөзү
- суга сикерү
- ачык суда йөзү
- синхрон йөзү
- су полосы
- хай-дайвинг керә
СУ СПОРТ ТӨРЛӘРЕ БУЕНЧА 16 НЧЫ ФИНА ДӨНЬЯ ЧЕМПИОНАТЫ
2015 елда Россиядә беренче тапкыр узды. Ярышларны уздыру хокукын, 2011 елның июлендә Мексиканың Гвадалахарасын һәм Гонконгны узып, Казан алды.

Су спорт төрләре буенча Дөнья чемпионаты Казанда 2015 елның 24 нче июленнән 9 нчы августына кадәр узды. Ярышларда 2413 спортчы (1152 ир-ат һәм 1261 хатын-кыз), 1495 рәсми зат - гомумән алганда, 190 ил вәкилләре катнашты. 2015 елда Казанда чемпионат тарихында рекордлы сандагы бүләкләр – спортның 6 төрендә 75 медаль комплекты уйнатылды.