Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Хокукый мәгълүмат

  • Әлеге сайт (http://www.kazan2015.com) 2015 елгы Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатының рәсми Интернет-сайты булып санала (алда – Сайт).
  • Сайт материалларыннан һәм сервисларыннан файдалану Россия Федерациясе законнары нигезендә көйләнә.

Сайттагы мәгълүматлардан файдалану турында

(“Йөкләп ал” бүлегеннән кала)

Сайттагы текст материалларын мәгълүмати максатларда гына файдаланырга ярый Сайтны матбугат чыганагы итеп күрсәткән очракта гына текстларны күчереп бастыру һәм ММЧ да цитата буларак китерү рөхсәт ителә. Интернет челтәре массакүләм мәгълүмат чаралары Сайтның Интернет битенең сылтамасын күрсәтергә тиеш. Күчереп бастырган (цитаталарга да кагыла) мәгълүматларга үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү тыела.

Сайттагы аудиовизуаль һәм график эчтәлектәге фотоматериалларны, аудио һәм видеофрагментларны “Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасыннан язмача ризалык алган очракта гына файдаланырга ярый.

“Йөкләп ал” бүлегендәге мәгълүматтан файдалану турында

Сайтның “Йөкләп ал” бүлегендә урнаштырылган барлык материалларны да, шул исәптән, аудиовизуаль һәм график эчтәлектәге фотоматериалларны, аудио һәм видеофрагментларны да бары тик коммерцияле булмаган (шәхси, танышу, белем алу, тикшеренү) максатларда гына файдаланырга мөмкин. Бүлектәге материалларны бүтән максатларда файдаланган очракта, “Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе” Коммерцияле булмаган автоном оешмасының кагыйдәләрне бозучыны закон нигезендә гражданлык-хокукый, административ яисә җинаять җаваплылыгына тарту хокукы бар.


Кагыйдәләргә үзгәртүләр кертү тәртибе

“Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасының әлеге бүлектәге кагыйдәләрне теләсә кайсы вакытта берьяклы тәртиптә үзгәртергә хокукы бар. Андый үзгәртүләр яңа версияне сайтка урнаштырганнан соң 3 (өч) көннән соң көченә керә. Кулланучы үзгәртүләр белән килешмәсә, Сайтка керүдән баш тарта, Сайт материаллары һәм сервисларын файдалануны туктата ала.