Оештыручысы “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” Коммерцияле булмаган автоном оешмасы булган Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатын һәм «Мастерс» категориясендәге Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты уздыру кысаларында Лицензияләү программасы эшләнде.
Әлеге программа югары сыйфатлы һәм кулай бәягә 2015 елгы ФИНА дөнья чемпионаты символикасы төшерелгән лицензияле продукция җитештерүгә юнәлдерелгән.
Кызыксынган юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр 2015 елгы ФИНА дөнья чемпионаты символикасы төшерелгән товарлар җитештерү максатыннан, 2015 елгы ФИНА дөнья чемпионаты символикасын куллануны рөхсәт итә торган лицензия килешүе төзеп, Дирекциягә мөрәҗәгать итә алалар.