Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Григорий Стецюк: Казан Россиянең йөзү Мәккәсенә әйләнә

Large_news_dsc_8346
07.11.2014, 19:38 Спорт
Кыска суда йөзү буенча Россия чемпионаты старты алдыннан Су спорт төрләре сараенда Бөтенроссия йөзү федерациясе җитәкчелеге катнашында матбугат конференциясе узды.

Кыска суда йөзү буенча Россия чемпионаты Казанда 8 ноябрьдән 12сенә кадәр узачак. Беренче стартларга кадәр бер көн кала Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников, Бөтенроссия йөзү федерациясе беренче вице-президенты Григорий Стецюк һәм ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов матбугат конференциясендә турнирдан көткәннәре белән уртаклаштылар.

- Казан йөзү буенча Россия чемпионатын үзендә кабул итүгә бик шат. Безгә күрсәтелгән ышаныч өчен бик зур рәхмәт. Су спорт төрләре сараенда шөгыльләнүчеләр саны торган саен арта. Мондый чемпионатлар аркасында йөзү белән кызыксыну көчәя. 2015 елның 1 гыйнварында без йөзү, суга сикерү һәм синхрон йөзү бүлекләре булган комплекслы мәктәп ачабыз, - дип сөйләде Шәйхетдинов.

Татарстан Республикасы данын чемпионатта 29 спортчы, шул исәптән Яна Мартынова, Александр Красных, Ирина Приходько, Эрнест Максумов, Екатерина Ивашова яклаячак.

- Алар уңышлы чыгыш ясарлар һәм призерлар һәм җиңүчеләр арасында булырлар дип өметләнәбез. Без алар өчен кирәк булган барлык шартларны да тудырдык. Мондый турнирлар уздыру буенча тәҗрибәбез бар, шуңа күрә ярышлар тиешле дәрәҗәдә узар дип уйлыйм. Илнең иң көчле спортчылары көч сынаша, биредә чын бәйрәм булачак, - диде ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары. Моннан тыш ул тамашачыларның Су спорт төрләре сараенда узачак йөзү буенча Россия чемпионатына бушлай керә алачакларын да ассызыклап узды.

Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников Казандагы Россия чемпионаты декабрь аенда Катарда узачак дөнья чемпионатына сайлап алу ярышлары да булып торачак һәм анда катнашучылар Россия җыелмасына эләгер өчен барысын да эшләячәкләр дип белдерде.

- Казандагы су спорт төрләре сарае безнең өчен бик мөһим, ул безнең тарафтан сынап каралган корылма инде. Биредә, Россия бик уңышлы чыгыш ясаган Универсиаданы да кертеп, башка ярышлар да узды. Биредә яхшы нәтиҗәләр күрсәтелде, шуңа да дөнья чемпионатына сайлап алу ярышлары булып торучы бу чемпионатта да спортчылар уңышлы чыгыш ясарлар дип ышанам. Сайлап алу фактына килгәндә, нормативлар бик катгый, - дип сөйләде Сальников матбугат конференциясендә канашучыларга. Казанда 2015 елның 24 июленнән 16 августына кадәр су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты узачак һәм Россия командасы бу турнирга инде хәзер үк әзерлек алып бара.

- Без Казанда узачак дөнья чемпионатына планлы әзерлек алып барабыз, чемпионатны оештыру комитеты белән тыгыз эшлибез. Күптән түгел ачык суда йөзү ярышлары өчен маршрут расланды. Чемпионат уңышлы узсын өчен планлы эш алып барыла. Казанда узачак чемпионатта уңышлы чыгыш ясарбыз дип ышанам, - диде БЙФ президенты.

Россия йөзү федерациясенең беренче вице-президенты Григорий Стецюк Казанда су спорт төрләренең ничек үсүен билгеләп узды, шулай ук катнашучыларны Россия чемпионатына уздыру комиссиясенең (һава торышының начар булуы сәбәпле эшчәнлеген озайтырга мәҗбүр булды) планнары турында да сөйләде.

- Казан Россиянең йөзү Мәккәсенә әйләнә. Биредә спорт корылмаларының күп булганлыгы һәм биредә 2015 елда дөнья чемпионаты узачагы өчен генә түгел, милли команда составына Татарстан Республикасыннан яшь спортчыларның күп кергәнлеге өчен дә шулай бу, - диде Стецюк.

- Билгеле бер күләмдәге спортчыларны җыярга һава торышы берникадәр комачаулык итте. Россия җыелма командасыннан булган күп кенә спортчылар иртән китәсе урынга, кичке 21.00 сәгатьтә генә очачаклар. Команда лидерларының берсе Данила Изотов автомобильгә утырган һәм тренеры белән бергә Казанга төнлә килеп җитәчәк. Хәзерге вакытка 60 төбәкнең 48е ярышларга кертелү буенча комиссияне узды, 377 спортчының катнашачагы төгәл билгеле. Процесс бара, ярышларга кертү буенча комиссияне туктатмыйбыз. Чемпионатта уңышлы чыгыш ясарбыз дип өметләнәм, - диде Стецюк.

Йөзү буенча Россия чемпионатын Россия Федерациясе Спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы, "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" КАО, Бөтенроссия йөзү федерациясе һәм Татарстан Республикасы йөзү федерациясе оештыра.

Йөзү буенча Россия чемпионатын оештыруда Kazan Volunteers волонтерлар командасы катнаша. Алты көн дәвамында 60 ирекле ярдәмче "Спорт программасы", "Матбугат хезмәте", "Тамашачыларга хезмәт күрсәтү", "Допинг-контроль", "Транспортлау" һәм "Волонтерлар штабы" кебек функциональ юнәлешләргә җәлеп ителәчәкләр.

 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте

6 фото
Пресс-конференция чемпионата России по плаванию.
Яңалыклар тасмасын ачарга Басма өчен версия