Хатын-кызлар 50шәр метрдан 4 кеше комплекс
1. Мәскәү (Надежда Винюкова, Вера Калашникова, Светлана Чимрова, Розалия Насретдинова) – 1:48.45
2. Новосибирск өлкәсе (Ксения Лепихина, Валентина Артемьева, Мария Петрова, Арина Суркова) – 1:50.41
3. Санкт-Петербург (Екатерина Андреева, Дарья Чикунова, Алина Тринеева, Светлана Княгинина) – 1:51.30
Хатын-кызлар 100 метр ирекле стиль
1. Вероника Попова, Санкт-Петербург – 53.04
2. Елена Соколова, Мәскәү – 53.55
3. Маргарита Нестерова, Белгород өлкәсе – 53.95
Вероника Попова шәхси зачетта Казанда икенче алтын медален алды, дөнья чемпионаты нормативын үтәде. Башка спортчылар нормативны үти алмадылар.
Хатын-кызлар 200 метр аркада
1. Дарья Устинова, Свердловск өлкәсе – 2:05.29 Россиянең яшүсмерләр рекорды
2. Анастасия Осипенко, Красноярск крае – 2:06.34
3. Полина Лапшина, Свердловск өлкәсе – 2:06.47
16 яшьлек Дарья Устинова Россиянең яшүсмерләр рекордын куеп кына калмады, Дохада узачак дөнья чемпионатына да сайлап алынды. Бу аның да Казандагы икенче җиңүе.
Ир-атлар 200 метр брасс
1. Олег Костин, Нижегород өлкәсе – 2:03.04
2. Кирилл Пригода, Санкт-Петербург – 2:04.76
3. Михаил Доринов, Нижегород өлкәсе – 2:04.82
200 метрга брасс белән йөзгән призерлар барысы да дөнья чемпионаты нормативын үтәделәр, әмма анда җиңүче һәм көмеш иясе генә сайлап алынды. Олег Костин шулай ук Казандагы икенче җиңүенә иреште.
Хатын-кызлар 50 метр баттерфляй
1. Розалия Насретдинова, Мәскәү – 25.98
2. Анастасия Лязева, Санкт-Петербург – 26.01
3. Дарья Цветкова, Алтай крае – 26.08
Спортчылар дөнья чемпионаты нормативларына сыешмадылар. Насретдинова бу юлы 26 секундка сыешмаган Россия рекордчысы Анастасия Лязеваны узып китте.
Ир-атлар 400 метр ирекле стиль
1. Михаил Полищук, Мәскәү – 3:42.45
2. Александр Красных, Татарстан Республикасы – 3:42.66
3. Евгений Куликов, Мәскәү – 3:43.79
Михаил Полищук белән Александр Красныхны секундның егермедән бер өлеше аерды. Спортчылар дөнья чемпионаты нормативын үти алмадылар.
Хатын-кызлар 100 метр комплекс
1. Виталина Симонова, Новосибирск – Оренбург өлкәләре – 1:00.05
2. Екатерина Андреева, Владимир өлкәсе – 1:00.38
3. Ирина Шваева, Санкт-Петербург – 1:00.76
Ир-атлар 50 метр ирекле стиль
1. Олег Тихобаев, Санкт-Петербург – 21.05
2. Евгений Седов, Волгоград өлкәсе – 21.27 Россиянең яшүсмерләр рекорды
2. Сергей Фесиков, ЯНАО – Пенза өлкәсе – 21.27
18 яшьлек Евгений Седов һәм Сергей Фесиков, бер үк төрле нәтиҗәләр күрсәтеп, икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр. Алтынны исә дөнья чемпионаты нормативын үтәгән Олег Тихобаев алды. Бу аның Казандагы өченче җиңүе.
Хатын-кызлар 400 метр ирекле стиль
1. Вероника Попова, Санкт-Петербург – 4:03.42
2. Елена Соколова, Мәскәү – 4:05.35
3. Анастасия Иваненко, Коми Республикасы– 4:06.03
4. Яна Мартынова, Татарстан Республикасы – 4:06.47
Беренче җиңүеннән соң бер сәгать узгач Вероника Попова 400 метрга ирекле йөзү ярышында уңышын кабатлады. Ул дөнья чемпионатына сайлап алынды.
Ир-атлар 200 метр комплекс
1. Семен Макович, Самара өлкәсе – 1:54.93
2. Даниил Пасынков, Мәскәү – 1:56.45
3. Дмитрий Горбунов, Мәскәү – 1:56.95
Семен Макович Россия чемпионатында тагын бер җиңүгә иреште һәм дөнья чемпионаты нормативына кабат сыешты.
Хатын-кызлар 100әр метрдан 4 кеше ирекле стиль
1. Мәскәү (Розалия Насретдинова, Мария Резникова, Кристина Пухова, Елена Соколова) – 3:37.64
2. Санкт-Петербург (Дарья Устинова, Дарья Карташова, Ксения Козюк, Вероника Попова) – 3:39.25
3. Свердловск өлкәсе (Полина Лапшина, Дарья Устинова, Алина Кашинская, Валерия Саламатина) – 3:40.19
Розалия Насретдинова өчен бу медаль Казандагы дүртенче, шулай ук өченче алтын медаль.
Сишәмбе көнне Россия чемпионатында программадагы алты төр буенча финаллар узачак.
Cу спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте