Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Йөзү буенча Россия чемпионатының дүртенче көне тәмамланды

Large_news_dsc_9466
11.11.2014, 19:36 Спорт
Казанда кыска суда йөзү буенча Россия чемпионатының чираттагы медальләре уйнатылды.

Ир-атлар 50шәр метрдан 4 кеше, ирекле стиль

1. Красноярск крае (Андрей Арбузов, Виктор Кондратьев, Иван Рыбкин, Алексей Амосов) – 1:27.37

2. Мәскәү (Евгений Коротышкин, Станислав Степанов, Михаил Полищук, Дмитрий Ермаков) – 1:27.52

3. Санкт-Петербург (Александр Андреев, Владислав Серый, Никита Курочкин, Евгений Айзетуллов) – 1:27.53

Хатын-кызлар 100 метр брасс

1. Валентина Артемьева, Новосибирск өлкәсе – 1:05.45

2. Мария Асташкина, Пенза өлкәсе – 1:05.67 Россиянең яшүсмерләр рекорды

3. Дарья Деева, Свердловск өлкәсе – 1.05.69

Брасс белән 100 метрга йөзү Казанда куелган чираттагы яшүсмерләр рекордына китерде. 15 яшьлек Мария Асташкина, дөнья чемпионаты нормативларын үтәп, үзенең үк нәтиҗәләрен яхшыртты. Ярыш җиңүчесе Валентина Артемьева шулай ук тиешле параметрларга сыешты.

-  Россия чемпионатына сайланыр өчен АКШтан кайттым һәм мине ангина аяктан екты. Температура 38 иде. Ике көн йөзмәдем, аннан соң хәлләнеп, йөз метрны йөздем. Шөгыльләнергә уйлаган идем дә, кабат авырып китеп, бер атна яттым. Җиңүемә бик шатмын! Нәтиҗәдән бик канәгать! - диде Артемьева.

Ир-атлар 50 метр аркада

1. Станислав Донец, Ульяновск өлкәсе – 23.69

2. Виталий Борисов, Пенза өлкәсе – 23.86

3. Антон Бутымов, Коми Республикасы– 24.12

Станислав Донец Казанда икенче җиңүенә ирешсә дә, дөнья чемпионаты нормативларына сыеша алмады. Россия рекордчысына секундның егермедән бер өлеше җитмәде.  Татарстан вәкиле Владислав Тазов алтынчы булды.

- Казанда 50 метрга булган ярышларның һәрберсе алдагысыннан яхшырак булуы сөендерә. Стартларсыз узган ике елдан соң авыррак, кабат өйрәнергә кирәк. Үземнең иң яхшы нәтиҗәләремә килеп җитәрмен дип өметләнәм, - диде Станислав Донец Казандагы чыгышында.  

Ир-атлар 50 метр баттерфляй

1. Никита Коновалов, Волгоград өлкәсе– 22.69

2. Александр Попков, Санкт-Петербург – 22.71

3. Евгений Седов, Волгоград өлкәсе – 23.11 Россиянең яшүсмерләр рекорды

Кискен көрәштә җиңү Никита Коноваловка насыйп булды, ярышның икенче призеры да дөнья чемпионаты нормативын үтәде. Евгений Седовка килгәндә, ул бу дистанциядә икенче көн рәттән Россиянең яшүсмерләр рекордын яхшырта инде.

- 50 метрга баттерфляй белән ярышта сайлана алуыма шатланам да, гаҗәпләнәм дә. 100лектә барысы да килеп чыкмады. Бәлки, беренче көн булганга кызып китә алмаганмындыр. Берничә фактор роль уйнады һәм бүген җиңәргә һәм сайланырга насыйп булды, - диде Никита Коновалов җиңүдән соң.

Хатын-кызлар 200 метр комплекс

1. Виктория Андреева, Пенза өлкәсе – 2:09.18

2. Вероника Попова, Санкт-Петербург – 2:09.34

3. Екатерина Андреева, Владимир өлкәсе – 2:09.89

Яна Мартынова бишенче урынны алды. Спортчылар дөнья чемпионаты нормативларына сыешмадылар.

Катнаш 50 метрдан 4 кеше ирекле стиль

1. Санкт-Петербург (Олег Тихобаев, Евгений Лагунов, Светлана Княгинина, Дарья Устинова) – 1:31.66

2. Мәскәү (Артем Лобузов, Евгений Коротышкин, Розалия Насретдинова, Мария Резникова) - 1:33.37

3. Волгоград өлкәсе (Евгений Седов, Иван Кузьменко, Екатерина Яковлева, Татьяна Баскакова) – 1:34.27

Йөзү буенча Россия чемпионатының соңгы көнендә 14 финал узачак.

Ярышлар 18.00 сәгатьтә башлана.

 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте