Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Казанда һәм Россиянең 20 төбәгендә 2015-ДЧ волонтерларына кандидатлар сайлый башладылар

Large_news_dsc_5986
21.11.2014, 17:36 Волонтерлар
2014 елның 20 ноябре - Казанда киләсе елга узачак Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты волонтерлык программасының яңа этабының рәсми төстә башлану көне. Бу көннән башлап су мундиален оештыру комитетының ирекле ярдәмчеләре булырга теләк белдергән егет-кызлар сынау сөйләшүләрен узарга чакыру көтә башлаячаклар - чемпионат волонтерларын әзерләү рекрутинг этабына чыкты.

Татарстан һәм Мәскәү,Санкт-Петербург, Свердловск өлкәсе, Мордовия Республикасы, Удмуртия Республикасы, Марий Эл Республикасы, Чувашия Республикасы, Оренбург өлкәсе, Нижегород өлкәсе, Саратов өлкәсе, Самара өлкәсе, Архангельск өлкәсе, Новосибирск өлкәсе, Киров өлкәсе, Волгоград өлкәсе, Ростов өлкәсе, Әстерхан өлкәсе, Приморье крае, Красноярск крае, Краснодар крае кебек 20 партнер-төбәк волонтерлык программасының яңа этабын - 2015-ДЧ волонтерлары командасына кандидатлар белән күзгә-күз очрашып сөйләшүләрне гамәлгә ашыра башлыйлар.

20 ноябрьдә барлык партнер-төбәкләрдә волонтерларны рекрутинглау үзәкләре ишекләрен ачты - якындагы берничә айда 2015 елда узачак Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының уңышлы узуына үз өлешләрен кертергә теләүчеләр нәкъ менә шунда киләчәкләр. Биредә рекрутерлар кандидатларга волонтерлык позицияләре һәм ярышларны оештыручы ирекле ярдәмчеләр алдына куя торган бурычлар турында сөйләячәкләр. Сынау сөйләшүләре 2015 елның апреленә кадәр барачак, аннан соң чемпионат волонтерлары булачак кандидатларның исемлекләре билгеле булачак. 2500 ирекле ярдәмченең 2000е Казан һәм Татарстан вәкилләре, калганнары партнер-төбәкләр һәм башка дәүләтләр вәкилләре булачак, һәр партнер-төбәк 25 кешедән торган делегация әзерли, шулай ук команда составында 50 чит ил волонтеры да булачак. Чемпионатка сынау сөйләшүләрен уздыру технологиясендә, 2013 елгы Универсиададан аермалы буларак, яңалыклар да барлыкка килгән - кандидатларның күбесенә инде таныш булган шәхси мотивация, волонтерлык тәҗрибәсе яки башка иҗтимагый эшчәнлек, белемнәр һәм һөнәрләр турындагы сораулардан тыш тагын инглиз телен белү дәрәҗәсен тикшерү дә өстәлгән. Кандидатларга су спорт төрләре һәм волонтерлык тематикасы буенча төрле авырлыктагы текстлар белән танышырга, шулай ук рекрутерның сорауларына җавап бирергә туры киләчәк. Интервьюны уңышлы узар өчен кандидатның инглиз телен белү дәрәҗәсе Intermediateдән түбән булмаска тиеш - мондый өстәмә таләп кертү чемпионатның югары халыкара дәрәҗәсе һәм җәй көне Казанга киләчәк чит ил кунакларының күп булуына бәйле. Гомумән алганда сынау сөйләшүләре 15-20 минуттан артмаячак.

2015 елда узачак Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының волонтерлык программасы 2014 елның мартыннан гамәлгә ашырыла башлады. Аның беренче этабы аның кысаларында "ФИНА турында барысын да бел" проекты эшләнгән һәм хәзерге вакытта гамәлгә ашырыла торган мәгълүмати компания иде. 2014 елның апреленнән октябрь аена кадәр чемпионат һәм аның волонтерлык программасы турында сөйли торган бу мәгълүмати-белем бирү проектында РФ төбәкләре һәм башка дәүләтләрдән 60 000нән артык кеше катнашты. «Volunteers’ Academy 2014» Бөтенроссия белем бирү лагере кысаларында 2014 елның 20 сентябрендә заявка бирү кампаниясенә старт бирелде - чемпионатның рәсми сайтында волонтерлыкка кандидатлар өчен заявка барлыкка килде. Рекрутинг - волонтерлык программасының чираттагы этабы, аның нәтиҗәләре буенча 2015 елның апреленә чемпионат волонтерлары командасы формалаштырылачак. Сайлап алуны уңышлы узган ирекле ярдәмчеләр берничә белем бирү сессиясендә катнашачаклар. Гомуми һәм махсус өйрәтүләр барышында алар булачак ярышлар һәм аларның программалары турында гомуми мәгълүматларны, үзләренең функциональ юнәлешләре эшчәнлеге оештырылышы нечкәлекләрен беләчәкләр, волонтерлык бурычларын үтәячәк корылма белән танышачаклар.

Бурычларын уңышлы үтәсеннәр өчен, чемпионат чорында волонтерлар белән идарә итү программаның йомгаклау этабы булып торачак.

 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте