Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Су полосы буенча бронза матчында катнашучыларның фикерләре

Large_news_dsc_0859
14.06.2015, 13:16 Спорт
Бу көннәрдә Казанда уза торган су полосы буенча халыкара турнирда 3 нче урынны алуга матч тәмамланганнан соң, Грузия һәм Кытай җыелма командалары вәкилләре узган уенга һәм турнирга карата үз фикерләрен белдерделәр.

Грузия җыелма командасы белән уенда 6:16 исәбе белән җиңелгәннән соң, Кытай делегациясе вәкиле мистер Ли турнирда өч җиңелүдән соң да ни өчен борчылмауларын аңлатты һәм Европаның алдынгы җыелма командалары белән уеннарда үзләренең нинди максат куйган булулары турында сөйләде.

«Шундый күркәм турнирда көчле көндәшләр белән үз көчебезне сынап карау мөмкинлеге булуга без бик шат. Команда алдында ничек булса да җиңәргә дигән максат куелмаган иде. Иң мөһиме, яшьләрне сынап карарга һәм зур югалтуларсыз гына коллективта буыннар алмашы процессын үткәрергә. Грузия белән узган матчта да без, төп составны үзгәртеп, яшьләргә күбрәк вакыт бирдек. Лидерларны без Италиядә булачак алдагы турнир өчен сакладык, Казаннан соң турыдан-туры шунда юл алабыз», – дип, нәтиҗә ясады Кытай делегациясе вәкиле Ли. 

Кытайлылар белән үткәрелгән җиңү матчыннан соң, Грузия җыелма командасы капитаны Зураб Руруа, аның милли командасы өчен ышанычлы җиңү яулауның һәм пьедесталда урын алуның бик мөһим булуын әйтеп узды.

«Турнирның соңгы көнендә Кытай командасын җиңүгә ирешү алда булачак Европа чемпионатына сайлап алу циклы алдыннан безнең кәефне күтәрергә тиеш. Безнең өчен Казандагы уеннар – бу циклга яхшы әзерлек узу ул. Алда безне Израиль, Голландия һәм Латвия командалары белән җитди очрашулар көтә, без моңа әзер булырга тиеш һәм шул юнәлештә ныклы адымнар ясыйбыз. Кытайлылар белән уенга килгәндә исә, беркемнең дә хәтерен калдырасым килми, шулай да, без көндәшләргә караганда күпкә көчлерәк идек, дип әйтәсем килә. Бу өстенлек турнирның соңгы чирегендә аеруча ачык күренде. Без бүген турнирда хаклы рәвештә өченче урынны яуладык», – дип билгеләп үтте Грузия җыелма командасы капитаны Зураб Руруа.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте