Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

2013 елгы Россия чемпионатының өченче көнендә зурлар арасында 3 һәм яшүсмерләр арасында 6 Россия рекорды куелды

Large_news_swimming
24.11.2013, 01:55 Спорт
Казанда 25 метрлык бассейнда йөзү буенча Россия Чемпионатының өченче кѳне төгәлләнде, зурлар арасында өч һәм яшүсмерләр арасында алты Россия рекорды аның төп нәтиҗәләреннән булды.

Көн геройларының берсе — Түбән Новгород спортчысы Олег Костин, дөньяда икенче вакыт — 2.02,38 күрсәтеп, 200 м га брасс белән йөзүдә Россия рекорды куйды. Бу арага йөзүдә иң яхшы результат Олимпия чемпионы венгр Даниэль Гюртаныкы – 2.01,30, ул аны Япониядәге Дөнья кубогы этабында күрсәткән иде.

 

Олег Костин бу дистанциядә 958 FINA очкосы туплады, бу исә аңа Россия чемпионатының иң яхшы спортчылары рейтингында беренче урынга чыгарга мөмкинлек бирде.

 

“Күрсәткән вакытым белән бик канәгатьмен. Мин сайлап алуга әзерләндем, ләкин результатымда шундый алга сикереш булыр дип көтмәгән идем. Моңа үземә дә ышану кыен, — дип белдерде спортчы. — Көндәшләр көчле иде, мондый көрәш исә миңа шундый югары результат күрсәтергә булышкандыр да дип уйлыйм”.

 

Журналистларның, йөзәргә һәм бүләкләү тантанасына ни өчен Петербургның СКА хоккей командасы киемендә чыгасың дигән соравына җавап биргәндә, Олег Костин бу киемнең үзенә болай гына ошавын әйтте. Бу команданың җанатары булмаса да, һәм хәтта хоккей белән мавыкмаса да, әлеге киемне ул үзе өчен бәхет китерә дип саный.

 

Кыска суда йөзү буенча 2012 елгы дөнья чемпионатында призлы урын яулаган Вячеслав Синькевич, 2 минут 3,68 секунд результаты күрсәтеп, 200 м га брасс белән йөзүдә икенче булды.

 

“Мин бу ярышларга дип махсус әзерләнмәдем — Европа чемпионатына әзерләнү белән мәшгульмен. Бүген күрсәткән вакытым белән канәгатьмен. Әзерлекнең бу чорында былтыр күрсәткән результатлар белән чагыштырганда, быел мин шактый яхшырак йөздем”, — диде Вячеслав Синькевич узыштан соң.

 

Бу төр бәйгедә бронза медальне Мәскәү спортчысы Марат Амалтдинов яулады (2.04,72). Бүген сайлап алу ярышларында (2.07,08) һәм финал бәйгедә (2.06,09) яшүсмерләр арасында ике Россия рекорды куйган Александр Палатов дүртенче урын алды.

 

Вероника Попова бу ярышларда икенче тапкыр Россия рекордын куйды. Бу юлы ирекле стиль белән 100 м га йөзүдә — 52,58, шул рәвешле үзе куйган иң югары күрсәткечне 0,28 секундка яхшыртты. 913 FINA очкосы туплап, Вероника чемпионатның иң көчле спортчылар рейтингында алдынгы урынга чыкты.

 

”Мин бүген рекордны яңартырга теләгән идем һәм моңа ирешә алдым. Башка дистанцияләрдә дә результатларымны яхшыртырга ниятләрем бар, болар ничегрәк тормышка ашыр, анысын карарбыз, — диде Вероника Попова. — Мускулларыбызга йөкләнеш булсын һәм алар мондый эшкә күнексен өчен, без чемпионатта озынрак араларга йөзү мөһимрәк дип, тренер белән карар кылдык. Аннары шушы нигездә Европа чемпионатына әзерләнүне дәвам итәчәкбез. Европага берничә дистанциядә сайланып алынсам, нинди арага йөзәчәгемне әлегә әйтә алмыйм. Әлегә бу мәсьәлә буенча тренер белән киңәшләшмәдек. Бәлки, Россия чемпионатындагы кебек үк стартларда катнашырмын”.

 

Яшүсмерләр арасында Россиянең яңа рекордын куйган (53,30) Мәскәү вәкиле Розалия Насретдинова 100 м га ирекле стиль белән йөзүдә көмеш медаль алды, бронза медальне Пермь краеның Чайковский шәһәреннән Мария Баклакова (54,16) яулады.

 

”Мин бу ярышларга әзерләндем, шуңа күрә яхшы результат күрсәтә алуыма шатмын. Шулай да йөз метрны Европага сайлап алу нормативы буенча йөзә алуым үзем өчен дә көтмәгәнрәк хәл булды, чөнки мин илле метрга күбрәк әзерләндем. Икенче урын гына яулавыма кәефем төшмәде. Вероника Попова бик җитди көндәш һәм бүген аңа оттыру үкенечле түгел, — диде Роза Насретдинова. — Миңа монда чыгыш ясау ошый, йөзү җиңел, су җиңел. Татарстан минем тугам ягым да, монда диварлар да булыша. Быел яшүсмерләр арасындагы Европа һәм дөнья чемпионатларында яхшы чыгыш ясау, берсүзсез, миңа ышаныч өстәде һәм көч бирде. Бу ярышларда мин инде зур спортчылар белән аларга тиң көндәш булып йөзәргә тырышам”.

 

50 м га баттерфляй ысулы белән йөзүдә мәскәүле Светлана Чимрова бүген Россиянең өченче рекордын куйды — 25,93. Финишка икенче булып килгән Розалия Насретдинова бу дистанциядә дә Россиянең яшүсмерләр рекордын яңартты — 26,10. Алтай крае вәкиле Дарья Цветкова өченче булды (26,17).

 

”Әлеге турнирга без махсус рәвештә әзерләнмәдек. Яшүсмерләр арасында дөнья беренчелегеннән соң миңа өч атна ял бирделәр. 20 сентябрьдә генә тренировкаларга керештем. Шуннан соң без тауларга җыенга юл тоттык һәм гадәттәгечә эшли башладык. Шул рәвешле бүгенге результат ул җәй дәвамында эшләү нәтиҗәсе. Мондагы максатым үз-үземне җиңү һәм результатларда бераз булса да алга үсү иде. Һәм мин моңа ирешә алдым”, — дип аңлатма бирде үз чыгышына Светлана Чимрова.

 

Санкт-Петербург спортчысы Вероника Попова чемпионатта өченче алтынын 400 м га ирекле стиль белән йөзүдә яулады. Ул Татарстан Республикасы спортчысы — бу араны үзенең иң яхшы результаты белән (4.09,09) йөзеп үткән Яна Мартынованы һәм мәскәүле Ксения Юськованы артта калдырды (4.10,21).

 

Семен Макович 100 м га комплекслы йөзүдә җиңү яулап, ике тапкыр Россия чемпионы исемен алуга иреште. Монда ул яшүсмерләр арасында Россиянең яңа рекордын куйды — 1.55,78. Пьедесталның икенче баскычына — Пенза спортчысы Дмитрий Горбунов (1.55,97),, өченче баскычына Санкт-Петербургтан Вячеслав Андрусенко менде (1.56,50).

 

”Турнир башланыр алдыннан бу вакытка миндә инде ике алтын булыр дип күз алдына китерә алмый идем, шуңа күрә результатларым белән бик канәгать. Баштарак мин результатларымда һәм үземнең әзерлек дәрәҗәмдә шикләнгән идем, тик 400 м га комплекслы йөзүдә яхшы чыгыш ясаганнан соң, барысының да ул кадәр үк начар түгеллеге аңлашылды. Һәм бу әле минем мөмкинлекләремә чик түгел, — дип ышандыра Семен Макович. — Безнең яшьләребез бик көчле, яшүсмерләр командасы Европа һәм дөнья беренчелегендә үзен таныта алды. Хәзер без Россиянең зурлар җыелма командасындагы егетләргә дә көндәшлек ясыйбыз”.

 

Ир-атлар арасында 50 м га ирекле стиль белән финал бәйгедә Сергей Фесиков Евгений Лагуновны йөздән бер секундка артта калдырды (21,29 һәм 21,30). Санкт-Петербург спортчысы Олег Тихобаев өченче урын алды (21,63).

 

”Илле метрда барысын да мизгел хәл итә. Бүген минем көн иде — мин Женя Лагуновны йөздән бер секундка оттым. Бу җиңү өчен минем өчен бик мөһим. Россиянең җәйге чемпионатыннан соң мин быелгы сезонда кроль белән йөзәргә теләмәгән идем, чөнки миндә ниндидер психологик киртә барлыкка килгән иде, аны сындырып җиңеп чыгарга кирәк иде. Тренировкаларда тиз йөзәм, ә ярышларга килгәч, башымда нәрсәдер бозыла — тизлек һәм техниканы югалтам, — дип белдерде Сергей Фесиков. — Кызганычка каршы, аркада йөзәргә, баттерфляй ысулы белән йөзәргә яратсам да, аларда результатларым әллә ни начар булмаса да, бу юлы тагын нәкъ менә крольне сайлап алдык. Дүшәмбе көнне әле 100 метрга комплекслы йөзү булачак — кыска суда йөзүдә элек иң яраткан дистанциям”.

 

Новосибирск һәм Оренбург өлкәләре өчен чыгыш ясаучы Виталина Симонова 100 м га комплекслы йөзүдә Россия чемпионы булды, ул дистанцияне 59,80 секундта узды. Әлеге результат (900 FINA очкосы) ярышларның иң яхшы спортчылары рейтингында икенче баскычка менәргә мөмкинлек бирде. Көмеш медаль Пенза өлкәсеннән Виктория Андреевага насыйп булды (1.00,67), Түбән Новгород өлкәсеннән Дарья Карташова бронза медаль алды (1.01,27).

 

“Бу минем яхшы нәтиҗәм. Мин үземнең элекке результатымны бер ярым секундка диярлек кыскарттым, шуңа күрә Россия рекордына бик аз гына җитеп бетмәвенә карамастан, мин чыгышымнан канәгать. Һәм иң мөһиме — Европа чемпионатына сайлап алындым, — диде Виталина Симонова. — Ләкин минем төп дистанциям — 200 м га брасс белән йөзү әле алда, аның финалы ярышларның соңгы көнендә булачак”.

 

Ир-атлар арасында 400 м га ирекле стиль белән йөзүдә Волгоград спортчысы Дмитрий Боканхель җиңде (3.41,97). Көмеш һәм бронза медальләрне Мәскәү вәкилләре Михаил Полищук (3.42,05) һәм Александр Селин (3.42,71) яулады.

 

“Әлбәттә, бу дистанциядә җиңү яулый алмавыма бераз күңелем төште, ләкин тренер белән без максатчан рәвештә 200 метрга әзерләндек, — дип сөйләде көмеш медаль яулаган Михаил Полищук. — Бүген авыррак йөзелде, әмма бу этап өчен ул — нормаль результат. Мин бу дистанциядә Европага сайлана алдым. Димәк, Европаның иң яхшы спортылары белән көч сынашып, үз максимумыбызны күрсәтергә омтылачакбыз”..

 

Михаил Полищук хәзер тренер Андреа Ди Нино җитәкчелегендә шөгыльләнүен һәм Европа чемпионатына әзерләнүне дәвам итү өчен, Россия чемпионатыннан соң ук Италиягә юл тотачагын да хәбәр итте.

 

200 м га йөзүдә Свердловск өлкәсеннән Полина Лапшина җиңүче булды (2.04,80), шулай итеп бу ярышларда ул икенче алтын медаль яулады. Яшүсмерләр арасында Россиянең яңа рекордын куйган Дарья Устинова (2.05,90) — икенче, Александра Папуша (2.06,64) өченче урын алды.

 

“Бу результат минем өчен шактый көтелмәгәнрәк иде, Россия җыелма командасына эләгү өчен нормативны ике секундка узганмын, — дип ачып салды Полина Лапшина. — Без бу турнирга бар көчне куеп әзерләнмәдек, тренер белән Европа чемпионатына сайланып алынырга ниятли һәм анда инде максималь тиз секундлар күрсәтергә өметләнә идек”.

 

Россия чемпионатының өченче ярышлар көненең йомгаклау төрендә — 4х100 м га катнаш стильле эстафетада Александра Папуша, Вера Калашникова, Светлана Чимрова һәм Розалия Насретдиновадан торган Мәскәү командасы, Санкт-Петербургтан көндәшләрен алты секундка диярлек артта калдырып, ышанычлы җиңү яулады.

 

25 метрлык бассейнда йөзү буенча Россия Чемпионаты. Казан. 2013 елның 17 ноябре. (Барлык результатлар)

 

Хатын-кызлар

100 м га ирекле стиль белән йѳзү

1. Вероника Попова (Санкт-Петербург) – 52,58 Россия рекорды

2. Розалия Насретдинова (Мәскәү) – 53,30 яшүсмерләр арасында Россия рекорды

3. Мария Баклакова (Пермь крае) – 54,16

 

400 м га ирекле стиль белән йѳзү

1. Вероника Попова (Санкт-Петербург) – 4.04,38

2. Яна Мартынова (Татарстан Республикасы) – 4.09,09/p>

3. Ксения Юськова (Мәскәү) – 4.10,21

 

200 м га аркада йѳзү

1. Полина Лапшина (Свердловск өлкәсе) – 2.04,80

2. Дарья Устинова (Свердловск өлкәсе) – 2.05,90 яшүсмерләр арасында Россия рекорды

3. Александра Папуша (Мәскәү) – 2.06,64

 

50 м га баттерфляй белән йѳзү

1. Светлана Чимрова (Мәскәү) – 25,93 Россия рекорды

2. Розалия Насретдинова (Мәскәү) – 26,10 яшүсмерләр арасында Россия рекорды

3. Дарья Цветкова (Алтай крае) – 26,17

 

100 м га комплекслы йѳзү

1. Виталина Симонова (Новосибирск – Оренбург өлкәләре) – 59,80

2. Виктория Андреева (Пенза өлкәсе) – 1.00,67

3. Дарья Карташова (Түбән Новгород өлкәсе) – 1.01,27

 

4х100 м га катнаш стильләрдәге эстафета

1. Мәскәү (Александра Папуша, Светлана Чимрова, Вера Калашникова, Розалия Насретдинова) – 3.58,28

2. Санкт-Петербург (Екатерина Андреева, Светлана Княгинина, Вероника Попова, Дарья Устинова) – 4.04,04

3. Пенза өлк. (Дородных Анастасия, Виктория Андреева, Ольга Ключникова, Виктория Малютина) – 4.05,77

 

Ир-атлар

50 м га ирекле стиль белән йѳзү

1. Сергей Фесиков (ЯНАО – Пенза өлк.) – 21,29

2. Евгений Лагунов (Архангельск өлк. – Санкт-Петербург) – 21,30

3. Олег Тихобаев (Санкт-Петербург) – 21,63

 

400 м га ирекле стиль белән йѳзү

1. Дмитрий Боканхель (Волгоград өлкәсе) – 3.41,97

2. Михаил Полищук (Мәскәү) – 3.42,05

3. Александр Селин (Мәскәү) – 3.42,71

 

200 м га брасс белән йѳзү

1. Олег Костин (Түбән Новгород өлкәсе) – 2.02,38 Россия рекорды

2. Вячеслав Синькевич (Волгоград өлкәсе) – 2.03,68

3. Марат Амалтдинов (Мәскәү) – 2.04,72

4. Александр Палатов (Волгоград өлкәсе) – 2.06,09 яшүсмерләр арасында Россия рекорды

 

200 м га комплекслы йѳзү

1. Семён Макович (Самара өлкәсе) – 1.55,78 яшүсмерләр арасында Россия рекорды

2. Дмитрий Горбунов (Пенза өлкәсе) – 1.55,97

3. Вячеслав Андрусенко (Санкт-Петербург) – 1.56,50

 

2013 елгы Россия чемпионатының өченче кѳнендә куелган Россия рекордлары

 

Россия рекордлары

Вероника Попова (Санкт-Петербург) – 100 м га ирекле стиль белән йѳзү – финал – 52,58

Светлана Чимрова (Мәскәү) – 50 м га брасс белән йѳзү – финал – 25,93

Олег Костин (Түбән Новгород өлкәсе) – 200 м га брасс белән йѳзү – финал – 2.02,38

 

Яшүсмерләр арасында Россия рекордлары

Александр Палатов (Волгоград өлкәсе) – 200 м га брасс белән йѳзү – сайлап алу узышы – 2.07,08

Александр Палатов (Волгоград өлкәсе) – 200 м га брасс белән йѳзү – финал – 2.06,09

Розалия Насретдинова (Мәскәү) – 100 м га ирекле стиль белән йѳзү – финал – 53,30

Розалия Насретдинова (Мәскәү) – 50 м га баттерфляй белән йѳзү – финал – 26,10

Дарья Устинова (Свердловск өлкәсе) – 200 м га аркада йѳзү – финал – 2.05,90

Семён Макович (Самара өлкәсе) – 200 м га комплекслы йѳзү – финал – 1.55,78

Бөтенроссия йөзү федерациясенең массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге