“Рекордлар, билгеле инде, булачак. Һичшиксез! Мин алар буласына ышанам, ә нинди дистанцияләрдә икәнен әйтмим (алдан), алайса, кызык булмаячак”, - диде Сальников.
Искәртәбез, Су спорт төрләре буенча ФИНА дөнья чемпионаты – Халыкара йөзү федерациясе чемпионатының 16 нчысы Россиядә, Казанда, 2015 елның 24 июленнән алып 9 августына кадәр узачак. Су спорт төрләре буенча бу зур халыкара ярыш Халыкара йөзү федерациясе җитәкчелегендә 1973 елдан бирле уздырыла һәм аңа 6 спорт төре керә – йөзү, ачык суда йөзү, суга сикерү һәм хай-дайвинг, су полосы һәм синхрон йөзү.
Спортчылар арасында 75 комплект медаль уйнатылачак, шуның 42се нәкъ менә йөзүдә булачак.
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА материаллары буенча әзерләнгән