- Моңа кадәр сезнең футбол стадионында күнегүләр уздырганыгыз һәм чыгыш ясаганыгыз булдымы?
- Барселонада үткән Дөнья чемпионатында синхрон йөзүче кызлар да стадионда күнегүләр уздырдылар һәм чыгыш ясадылар. Ләкин ул футбол стадионы түгел иде бит. Димәк, футбол стадионында без беренче тапкыр (елмая).
- Спортчы кызларга бассейнда түгел, ә ачык объектта күнегүләр ясау ни дәрәҗәдә уңайлы?
- Ачык стадионда, дөрестән дә, күнегүләр ясау уңайлы. Чөнки биредә чиста һава сулыйсың. Ләкин әлегә Казанда көннәр бераз көйсезләнә. Тиздән кояш чыгар һәм һава да җылыныр дип ышанабыз.
- Ә музыка яхшы ишетеләме соң?
- Борчылмагыз, барысы да шәп!
- Алтын медаль өчен көрәштә Дөнья чемпионатында кемне иң көчле көндәшегез дип саныйсыз: Россия кызларынмы яки Кытай кызларынмы?
- Төп көндәшләребез, әлбәттә, Россия һәм Кытай җыелма командалары.
- Сүз уңаеннан, Россия җыелма командасы турында сорыйсым килә. Наталья Ищенконың зур спортка кире кайтуын ишеткәч, нинди фикергә килдегез?
- Мин Наташа өчен бик шатмын. Ищенконың бу батырлыгы мине сокландырды. Баласы тугач, зур спортка кайтуы бик шәп. Бу безнең синхрон йөзү буенча спорт төре өчен дә әйбәт.
- Күп еллар партнерыгыз булган Андреа Фуэнтесны да зур спортка кайтырга үгетләмәдегезме?
- Андреа зур спортка һәм Италия җыелма командасына кайтса, мин чиксез шат булыр идем. Ищенко мисалында синхрон йөзү тарихы, бала тугач та, югары дәрәҗәгә кайту мөмкинлеге барлыгын дәлилләде. Мондый хәлләр башка спорт төрләрендә дә була.
- Бер ай элек тәмамланган Европа чемпионатыннан соң чыгышыгызга нинди үзгәрешләр керттегез?
- Соло өчен ирекле программага бераз үзгәреш керде. Ә техник программаны без тулаем үзгәрттек.
- Үз илегездә яхшы фотомодель булуыгызны беләбез. Буш вакытыгызда Казанда үз гардеробыгызны яңартырга җыенмыйсызмы?
- Беләсезме, бик теләп (көлә)! Ләкин, кызганыч, без (синхрон йөзү буенча Испания җыелма командасы) ярышларыбыз тәмамлануга Казаннан китәчәкбез.
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте