Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

2013 елгы РЧның дүртенче көне бер минутлык тынлык белән башланып китте

Large_news_swimming
19.11.2013, 14:06 Спорт
Казанда уза торган йөзү буенча Россия чемпионатының дүртенче көне Казан аэропортындагы авиакатастрофада һаләк булучылар истәлегенә бер минутлык тынлык белән башланып китте. Бүген җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы, күңел ачу өлеше булмады һәм йөзү вакытында музыка куелмады.

Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников Казан аэроаортындагы һәлакәттә һәлак булучыларның туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашты.

 

«Мин авикатастрофада үләчеләрнең туганнарына һәм якыннарына кайгыларын уртаклашып әйтелгән сүзләргә кушылам. Бу әйтеп бетермәслек фаҗига, шуңа күрә бүген чемпионат бүләкләү тантанасыннан башка узачак, спортчылар да моны аңлап кабул итә», - диде Бөтенроссия йөзү федерациясе башлыгы Владимир Сальников.

 

Ярышларның соңгы көненең беренче финалы хатын-кызлар арасында 100м га брасс белән йөзү ярышлары белән башланып китте, анда Новосибирск һәм Оренбург өлкәләре вәкиле Виталина Симонова (1.06,05) җиңү яулады. Ул аның чемпионатта яулаган икенче медале, беренчесен ул 100 м дистанциягә комплекслы йөзү ярышларында яулады.

 

«Бүген көрәш бик авыр булды. Мин эчке конкуренция шартларында формалашуыма бик шат, ул алга таба үсешкә этәрә. Бу җиңү минем өчен көтелмәгәгн булды. Брасс белән 100 метрга йөзү минем дистанция түгел, моңарчы мин аны булдыра алмый идем, ләкин мин бүген шәхси рекордымны яхшырта алдым. Минем яраткан дистанциям – 200 метрга брасс белән йөзү, ул ярышларның соңгы көнендә булачак».

 

100 метрга брасс белән йөзүдә икенче нәтиҗәгә Новосибирск спортчысы Валентина Артемьева (1.06,62) иреште. Өченче булып Свердловск өлкәсеннән Анна Белоусова (1.06,67) килде. Спортчыларның өчесе дә сайлап алу нормативларын үтәде.

 

«Беренче чиратта минем авиакатастрофада һәлак булучыларның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашасым килә”, - диде Валентина Артемьева журналистларга. – Бүгенге результатларга килгәндә, әлеге вакытта үземне менә дигән формада дип әйтә алмыйм, Европа чемпионатында чыгыш ясаганда яхшырак результатларга ирешермен дип уйлыйм. Дөресен генә әйткәндә, минем минем шулай буласына иманым камил, чөнки мин соңгы ике айда бик күп көч түктем. Минем бик тә гамәлдәге Европа чемпионы статусын кире кайтарасым килә, ләкин быел көндәшләр бик көчле – Юля Ефимова, Рута Мейлютите. Тырышырбыз».

 

Виталий Мельников ике тапкыр Россия чемпионы булды, ул аркада 50 м дистанциядә йөзү ярышларында җиңү яулады (23,49). Икенче урынны ХМАОдан Никита Ульянов һәм Пенза өлкәсеннән Виталий Борисов бүлеште, алар икессе дә бер үк вакытта килеп җитте - 23,77.

 

«Илле метрга йөзгәндә кырынырга кирәк, ул вакытта тизлек югарырак була, — диде Виталий Мельников финалдан соң. — Бу минем әлеге дистанциядә иң яхшы нәтиҗәм, шуңа күрә мин аны уңышлы уздым дисәк тә ярый. Чемпионаттан соң берничә көнгә әти-әнием янына барып килергә җыенам, аннан соң минем тренерым белән Стокгольмга ярышларга чыгып китәчәкбез. Аннан соң, Европа чемпионатына 10 көн кала, Даниядә ярышларга әзерләнәчәкбез».

 

Баттерфляй белән 50 м дистанциягә йөзүдә Волгоград спортчысы Никита Коновалов (22,60) алда барды, ул Европа чемпионаты нормативларын үти алды. Икенче урында - Санкт-Петербургтан Александр Попков (22,97), өченчедә – Волгоград өлкәсе вәкиле Евгений Коптелов (23,26).

 

«Эмоцияләр ташымый диярлек, бәйрәм кайгысы түгел. Башымда Казандагы фаҗига турындагы уйлар кайный», - диде Никита Коновалов.

 

Петербург спортчысы Вероника Попова 200 м дистанциягә комплекслы йөзүдә 2 минут 10,21 секунд нәтиҗә белән дүртенче алтынын яулады. Виталина Симонова (2.10,23) - көмеш, Виктория Малютина (2.12,11) бронза медаль яулады.

 

Хатын-кызлар арасында ирекле стиль белән 4х100 м дистанциягә йөзүдә Мария Резникова, Валерия Колотушкина, Кристина Пухова һәм Розалия Насретдинова (3,38,70) составындагы Мәскәү командасы җиңде.

 

19 ноябрьдә Казанда йөзү буенча Россия чемпионатының соңгы көне уза, анда соңгы 12 комплект медаль уйнатыла.

 

Кыска суда йөзү буенча Россия чемпионаты. Казан. 18 ноябрь 2013 ел. (Барлык результатлар)

 

Ир-атлар

50 м аркада

1. Виталий Мельников (Мәскәү) — 23,49

2. Никита Ульянов (ХМАО) һәм Виталий Борисов (Пенза өлкәсе) — 23,77

 

50 м баттерфляй

1. Никита Коновалов (Волгоград өлкәсе) — 22,60

2. Александр Попков (Санкт-Петербург) — 22,97

3. Евгений Коптелов (Волгоград өлкәсе) — 23,26

 

Хатын-кызлар

100 м брасс

1. Виталина Симонова (Новосибирск — Оренбургск өлкәсе) — 1.06,05

2. Валентина Артемьева (Новосибирск өлкәсе) — 1.06,62

3. Анна Белоусова (Свердловск өлкәсе) — 1.06,67

 

200 м комплекслы

1. Вероника Попова (Санкт-Петербург) — 2.10,21

2. Виталина Симонова (Новосибирск — Оренбургск өлкәсе) — 2.10,23

3. Виктория Малютина (Пенза өлкәсе) — 2.12,11

 

Ирекле стиль белән 4×100 метрга эстафета

1. Мәскәү (Мария Резникова, Валерия Колотушкина, Кристина Пухова, Розалия Насретдинова) — 3,38,70

2. Санкт-Петербург (Дарья Устинова, Светлана Княгинина, Анна Зайцева, Вероника Попова) — 3.40,54

3. Новосибирск өлкәсе (Екатерина Боровикова, Виталина Симонова, Арина Суркова, Полина Ретюнская) — 3.42,53

 

Россия чемпионатының 4 нче көнендә Россиянең яшүсмерләр рекордлары

 

Семен Макович (Самара өлкәсе) –– 100 м комплекслы – беренчел йөзү – 54,33

Дарья Устинова (Свердловск өлкәсе) – 50 м аркада – ярымфинал – 27,58

Розалия Насретдинова (Мәскәү) – 50 м ирекле стиль – ярымфинал – 24,26

Бөтенроссия йөзү федерациясенең массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге