Белгечләр башта ук АКШ һәм Бразилия спортчы кызлары алдынгы урыннарда булырлар дип фаразлаганнар иде. Бу илләр, Венгрия белән беррәттән, ачык судагы модаларны башкаларга үрнәк итүчеләр булып санала. Гамәлдәге Дөнья чемпионкасының җиңүе беркемне дә гаҗәпләндермәскә тиеш. Хэйли Андерсон дистанциянең буеннан-буена алда барды. Шул ук вакытта җиңүче кыз Барселонадагы Дөнья чемпионатында шундый ук дистанциядә көндәшләрен финишта узып китәр өчен үз көчен бик дөрес бүлгән иде. Бу медаль аның милли командасы өчен ярышларның барлык тарихында 500 нче медаль булды.
Америкалыдан соң финишка Греция вәкиле Каллиопи Арузо килде. Призлы өчлекне Германиядән Финниа Вунрам төгәлләде.
Билгеләп үтәбез, бу дистанциядә башка катнашучылар белән бертигез дәрәҗәдә Гонконгтан 14 яшьлек спортсменка Хои Ман Лок чыгыш ясады.
ДЧ-2015. Ачык суда йөзү.
Хатын-кызлар. 5 км.
1. Хэйли Андерсон (АКШ) – 58:48,4
2. Каллиопи Арузо (Греция)
3. Финниа Вунрам (Германия)
25 июль. “Казансу”.
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте