Иртәнге беренчел раундның нәтиҗәләре буенча лидерлар өчлеге түбәндәгечә тезелде: Кытай, Канада, Малайзия. Нәкъ менә шушы тәртиптә һәм шушы составта әлеге парлар узган ел Барселонада үткән Дөнья чемпионатында пьедесталга менгәннәр иде инде. Ул вакытта Чемпионатның хуҗалары бары тик 11 нче урынны яулый алды. Соңгы 16 нчы нәтиҗәне Сингапурдан килгән сикерүчеләр күрсәтте. Кичке финалга 12 пар гына эләкте, ләкин нинди парлар бит! Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатындагы микст-дуэтларның техник программасында Мелисса Ву бронза медаль иясе булган иде инде.
Компания гади генә түгел: Меган Бенфейто һәм аның парнер кызы Розелин Филион – Лондонның бронза призерлары, Британия кызы Тоня Кауч – узган елны Европа чемпионатында шәхси сикерүдә алтын медаль иясе, ә Чэнь Жолинь – Кытайның авыр артиллериясе, Дөнья чемпионатларында 8 медаль алган спортчы кыз.
Кытай һәм Канада спортчы кызлары финалда үз сикерешләре дәрәҗәсен яхшырттылар, ә Малайзиянекеләр – киресенчә. Икенче раундның башына беренче өчлекне Мексикалылар япты, британиялеләр алардан бер ярымнан азрак баллга калыша иде. Панделела Ринонг Памг һәм Мун И Леонг бары бишенче урынга гына күчә алдылар. Алга таба Мексика үз позициясен ныгытырга кереште. Римда үткән Чемпионатта алтын медаль алган Паола Эспиноса көрәшә дә ала. Моннан да бигрәк, Мексикадан килгән дуэт Лондондагы Олимпия уеннарында көмеш медаль алды.
Әлеге финалны титаннар көрәше дип тә атарга була иде, кайсын гына алма – таныш йөзләр һәм югары титуллар.
Синхронлык буенча аеруча да әйбәт килеп чыккан икенче сикерүләре Кытай кызларын алга этәрде. Квалификация белән чагыштырганда нәтиҗәләрен яхшырткан Канада спортчы кызлары алар артыннан калышмадылар, аның каравы, Мексика спортчы кызларын үзләреннән еракта тоттылар.
Медаль өчлегенә Бөекбритания һәм Малайзия керә алмады. 3 сикерү нәтиҗәләре буенча, Кытай һәм Канада үз позицияләрен бирмәделәр, ә менә Малайзиялеләр, Мексикалыларны бер ярым баллга узып, 3 нче урынга менделәр. Чень һәм Лю дулкынланусыз һәм эмоцияләрсез чыгыш ясадылар кебек тоелды: хәрәкәтләре төгәл, командада эшләүләре әйбәт. Көтмәгәндә, 4 нче сикерүдән соң өченче урынны Төньяк Корея алды, ә Россиянең Екатерина Петухова һәм Юлия Тимошинина дуэты 4 нче урынга менде. Медалистлар өчлеген соңгы сикерү билгеләде. Нәзакатьле булуларына карамастан, сикерүче кызларның барысы да җиңү өчен көрәштә зур ихтыяр көче күрсәттеләр һәм призлы урыннар өчен көчләрен кызганмадылар.
ДЧ-2015. Суга сикерү.
Хатын-кызлар. Синрон сикерүләр. Каланча 10 м.
27 июль. Казан. Су спорт төрләре сарае.
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте