"Һәр турнирда төрле партнерлар булырга мөмкин, ләкин миңа яңа кулдашым белән чыгыш ясау бик җиңел. Әйе, безгә көчле көндәшләр каршы торды, шул ук мексиканнар, россиялеләр, британиялеләр, тик без иң яхшылар булырга лаеклы икәнлегебезне расладык. Моның өчен Цао Юаньгә бик рәхмәтлемен, аның белән сикерү шундый уңайлы булды. Башка җыелма командаларның да бер урында тормавын билгеләп үтәр идем, ләкин бездә, Кытайда да, спортчыларның яңа талантлы буыны үсеп җитәр дип ышанам", — диде Цинь Кай.
"Миңа бик күңелле дә, шул ук вакытта бик дулкынландыргыч та, чөнки бу минем өчен тәүге Дөнья чемпионаты. Бөтен вакыт дәвамында миңа күрсәткән булышлыгы өчен кулдашым Цинь Кайга бик рәхмәтлемен. Бик кискен көндәшлеккә карамастан, аның ярдәме белән генә мин тынычлана һәм үз мөмкинлекләремне йөз процент файдалана алдым", — дип өстәде кулдашының чыгышына Кытай суга сикерүчесе Цао Юань.
"Казанга алтын алу максаты белән килсәк тә, көмеш медаль яулавыбызга канәгатьбез. Безнең берничә сикерү уңышлы килеп чыкмады. Куркыныч юк, Рио-де-Жанейрода узачак Олимпиадага кадәр барысын да төзәтергә вакыт бар әле. Психологияме? Бездә барысы да нормада, бүген уңыш кына җитеп бетмәде. Һәркемнең җиңәсе килә, ләкин кайдадыр нәрсәдер барып чыкмаган урыннар була. Үзебездәге чемпионатмы? Үз илеңдә чыгыш ясау һәрвакыт шәп, монда тамашачылар бик рәхмәтле һәм алар каршында чыгыш ясау бары рәхәтлек кенә бирә", — дип белдерде журналистларга 2015 елгы Дөнья чемпионатының көмеш медаль иясе Илья Захаров.
"Без катлаулылык коэффициенты 3,9 булган сикерү төрен әзерләдек, ә ярышларга бераз вакыт кала, тренерлар белән киңәшкәннән соң, аны тәкъдим итмәскә булдык. Элекке программаны калдырырга һәм аңа үзгәрешләр кертмәскә карар кылдык. Без бу сикерү төрен беренче тапкыр Казанда тәкъдим иттек һәм аны монда тагын бер тапкыр күрсәтергә теләгән идек. Баш-аяклап шуны якладык, тик, аңлый күрегез, безнең тренерларыбыз бик тәҗрибәле, абруйлы, һәм алар моны эшләмәскә киңәш бирде", – дип сөйләде сикерү премьерасының кичектерелүе турында Евгений Кузнецов.
"Берсүзсез, нәтиҗәләребез куандыра. Чөнки соңгы чемпионатта Крисның аркасы авырта иде, һәм без үз мөмкинлекләребезне тулысынча күрсәтә алмадык. Бу — Дөнья чемпионатларындагы беренче медалебез. Һәм мин моны бик яхшы нәтиҗә дип саныйм", – дип билгеләп узды Джек Лаугер.
"Әйе, без бик шат. Иң яхшы дустым һәм кулдашым Джек Лаугер белән пьедесталга басу һәм медаль алу искиткеч булды. Соңгы беренчелектә травмам борчыган иде, тик хәзер барысы да үткәндә калды. Мин бронза медаль яулавыбызга һәм Олимпия уеннарына юллама алуыбызга бик сөенәм", – дип нәтиҗә ясады Крис Мирс.
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте