Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Сальников: “2020 елда булачак Олимпия уеннарында йөзү буенча программага инде булган дисциплиналар хисабына яңалары кертермәячәк”

Large_news_dsc_8344
29.07.2015, 14:56 Спорт
Халыкара йөзү федерациясе (FINA) бюросы вәкиле, йөзү буенча Бөтенроссия федерациясе президенты Владимир Сальников 2020 елда Токиода үтәчәк Олимпиадада йөзү буенча программага инде булган дисциплиналарга өстәп яңалары кертелмәячәк дип белдерде.

Йөзүдәге яңа дисциплиналарга крольле һәм катнаш комбинирлаштырылган эстафеталар керә. FINA аларга олимпия статусы бирә.

Су спорт төрләре программаларының кайберләренә үзгәрешләр кертелергә мөмкин. Бәлки, бу үзгәреш программада инде булган төрләр хисабына булыр. Йөзүгә ул кагылмаячак, ә менә башка спорт төрләре турында төгәл әйтә алмыйм”, - дип хәбәр итте Владимир Сальников журналистларга.

Бездә программаның яңа төре - катнаш эстафеталар, алар зур популярлык казанганнар. Әлеге эстафеталардагы көрәш бик кызыклы, чөнки ахырга кадәр кем җиңәчәген алдан фаразлап булмый”, - дип билгеләде ул.


 

Материал “Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА редакциясе тарафыннан әзерләнгән