Чәршәмбе көнне АКШның йөзү буенча җыелма командасы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында катнашыр өчен Казанга килде. Йөзү буенча ярышлар “Казан Арена”да 2-9 август көннәрендә узачак.
“Без көрәшергә әзер, бирегә килер алдыннан Хорватиядә бик яхшы җыен уздырдык. Анда Россия белән аерма бары тик бер сәгать кенә. Казанга ияләшер өчен бергә нибары берничә көн генә кирәк, аннары без тулысынча әзер булачакбыз”, - диде Дэвид Сало.
Тренер командның көрәшкә инде әзер икәнлеген белдерде.
“Бик әйбәт килеп җиттек, бар да тәртиптә. Спортчылар үзләрен яхшы хис итәләр һәм алда торган стартларга әзерләр. Казанда безне шулай кунакчыл каршылаулары күңелгә рәхәтлек бирә”, - дип өстәде ул.
Материал “Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА редакциясе тарафынан әзерләнгән
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте