Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Йөзүче Ефимованың тренеры Казандагы Дөнья чемпионатында медальләр алуга өметләнүен белдерде

Large_news_rackmultipart20150729-17229-1kb2p4n
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
30.07.2015, 08:23 Спорт
Россия йөзүчесе Юлия Ефимованың шәхси тренеры Дэвид Сало белдергәнчә, Казандагы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында спортчы кыз уңышка ирешергә өметләнә.

Чәршәмбе көнне йөзү буенча АКШ җыелма командасы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында катнашу өчен Казанга килде. Йөзү буенча ярышлар 2-9 август көннәрендә “Казан Арена”да узачак. Ефимова Калифорниядә Сало җитәкчелегендә күнегүләр белән шөгыльләнә.

“Минемчә, ул стартка абсолют әзер. Ул бик яхшы күнегүләр уздырды, соңгы стартларда үзен бик әйбәт күрсәтте. Монда да югарыда калыр дип уйлыйм. Билгеле инде, без медальгә өметләнәбез! Без һәрвакыт медальгә өметләнәбез”, - диде Сало.

 

Материал "Р-Спорт"/"Россия сегодня" ХМА редакциясе тарафыннан әзерләнде

 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте