Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Райан Лохте: “Мин дә алтын медальгә төп дәгъвачылар арасында булырмын дип өметләнәм”

Large_news_dsc_9135
31.07.2015, 14:31 Спорт
Йөзү буенча ярышлар старты алдыннан дөньяның иң әйбәт йөзүчеләреннән берсе – АКШ җыелма командасы белән матбугат конференциясе узды. Ярышлар 2 август көнне “Казан Арена” бассейнында башланачак, әлегә спортчыларның монда ияләшергә һәм күнегүләр ясарга вакытлары бар. Кайберләре бассейнны сынап караганнар инде, АКШ йөзүчеләренең бу спорт объектының масштабларын бәяләргә мөмкинлекләре булган.

Йөзү буенча дүрт тапкыр Олимпия чемпионкасы АКШ йөзүчесе Мисси Франклин журналистларга үзенең беренче фикерләрен җиткерде:

“Без элегрәк Казанны күргәнебез бар иде, әмма картинкаларда гына. Безгә монда бөтен нәрсә ошый, шартлар да бик шәп һәм монда бик кунакчыл кешеләр яши. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бассейн биредә искиткеч, аның масштаблары бик әйбәт сизелә. Трибуналарга якын йөзү дә шәп, бу җанатарларның безгә карата энергиясен тоярга мөмкинлек бирәчәк! Шуның өстенә,  ул яртылаш ачык, монда саф һава! Искиткеч!”

Америка йөзүчесе ДЧ-2015дә җыелма команданың һәм үзенең планнары турында да сөйләде.

“Чемпионаттан нәрсә көтәргә икәнен белмим әле. Бу ел начар булмады үзе, беркадәр ышаныч бар. Моннан тыш, безнең командада бер-береңне тою хисе көчле. Әмма барлык илләр дә бит үзләренең иң яхшы спортчыларын алып киләләр. Минем һәр йөзүне алдан ук шәп дип саныйм. Мин рекордларга дип йөзмим, мин кичәгедән тизрәк булу өчен йөзәм. Һәм моңа омтылу эшен дәвам итәргә кирәк”, -  диде Мисси Франклин.

Аның командасындагы Кэти Ледеки да шул ук фикердә, ул да – атаклы йөзүче, 400, 800 һәм 1500 метрлы араларда ирекле стиль белән йөзү буенча гамәлдәге дөнья рекордсменкасы.

“Рекордлар – бик шәп инде ул, мин ничек тә  рекордларга барырга дигән уйны башымда тотмыйм. Мин шушы йөзү аралыгы турында уйлыйм. Минемчә, кызыклы конкуренция булачак һәм җыелма командабызны бик яхшы күрсәтә алырбыз һәм финалда иң югары урыннарга ирешербез дип ышанам”, - дип белдерде Ледеки.

Америка йөзүчесе, 5 тапкыр Олимпия чемпионы, 15 тапкыр Дөнья чемпионы атаклы Райан Лохте медальләр турында уйламый да – ул аларны болай да күп яулаган инде, аның өчен иң мөһиме –   спорт үзе һәм үз күрсәткечләрен яхшырта алу мөмкинлеге. Шуңа да карамастан, үзе искәрткәнчә, ул югары пробалы медальгә омтылачак .

“Мин стартка әзерләнгәндә  үзем откан медальләр турында уйламыйм, бу инде үткәндә калган. Мин бүгенге белән яшәргә һәм киләчәккә йөз тотарга тырышам. Шуңа күрә һәр көнне бассейнга килгәч, мин тәнемне эшләргә мәҗбүр итәм. Монда күпләр алтын өчен көрәшәчәк, мин дә алтын медальгә төп дәгъчылар арасында булырмын дип өметләнәм”, - билгеләп үтте Райан Лохте.

 

 

 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте