- 2015 елгы Дөнья чемпионаты нинди тәэсир калдыра?
- Беренчел тәэсирләр һәм тойгылар уңай, бассейн чынлыкта бик яхшы. Без Казанны әлегә карарга өлгермәсәк тә, автобус тәрәзәләреннән генә булса да матур шәһәр икәнен күрдек. Монда бик матур!
- Казандагы Дөнья чемпионатына нинди өметләрегез бар?
- Үзем исәп тоткан нәтиҗәне күрсәтер өчен, мөмкин кадәр тизрәк йөзәргә тырышачакмын. Эш шунда ки, узган җәйдә мин Европа чемпионатында катнашмадым һәм Казандагы Дөнья чемпионаты минем өчен соңгы ике елдагы беренче зур ярыш булачак.
- ДЧ-2015 Олимпиадага сайлап алу ярышлары да булып тора. Инде өч тапкыр Олимпия чемпионы булуга карамастан, монда, Казанда үз алдыгызга нинди максатлар куясыз?
- Мин финал бәйгеләрендә катнашырга, 50 метрлык арага ирекле стиль белән йөзүдә медаль алырга өметләнәм. Бу чыннан да бик мөһим дип уйлыйм, хәер, безнең башка кызларыбыз да күңелләрендә Олимпиадага сайлану өметен йөртә. Шуңа күрә миңа, Олимпия уеннарына сайланып, анда үземне күрсәтү өчен, зур тизлектә йөзәргә кирәк. Бу минем өчен өстенлеккә ия нәрсә.
- Кемнәрне төп көндәшләрегез буларак күрәсез?
- Австралиядән Кейт Кэмпбелл белән Бронте Кэмпбелл, Нидерландтан Фемке Хемскерк. 100 һәм 50 метр арага бик тиз йөзүче спортчылар бик күп шикелле. Әмма апалы-сеңелле Кэмпбеллар — минем өчен иң куркыныч көндәшләр.
- Көндәшләрегез белән элегрәк кайчан да булса очрашканыгыз бар идеме? Бәлки, бергә шөгыльләнгәнсездер?
- Юк. Фемке Хемскерк – безнең җыелма команда кызы, без бер-беребезне көн дә күрәбез һәм бергә шөгыльләнәбез. Ә менә башка спортчыларны өйрәнүләр процессында күргәнем юк, алар белән ярышларда гына очрашкан бар.
- Димәк, сезнең җыелма команда эчендә дә җитди көндәшлек барлыкка килә?
- Нәкъ шулай! Йөз метрны ирекле стильдә йөзүче кызларыбыз командада күп. Ләкин бу бик шәп, безгә бер-беребезнең югарылыгына омтылырга булыша ул, бер-беребезне тагын да көчәйтәбез генә. Көндәшлек уңай элемент дип саныйм, чөнки син үзеңнең иң яхшы нәтиҗәңне күрсәтү өчен генә йөзеп калмыйча, көндәшеңшән тизрәк йөзеп, аны узырга тырышасың, ә бу исә арттан этеп җибәргәндәй була.
- Нидерландның медаль планы нинди?
- Белмим. Уйлавымча, 50 метрга йөзүдә медаль алу өчен бөтен мөмкинлекләребез дә бар...
- Алтынмы, көмеш яки бронза медальме?
- Ничек буласын әйтә алмыйм! (елмая) Ә гомумән алганда, ирекле стиль белән 50 һәм 100 метрга йөзүдә медальләр алырга теләр идек, моның өчен бөтен мөмкинлекләребез җитәрлек. Әйе, әлбәттә, ничек булыр инде (елмая). Австралия командасы — бик көчле көндәш. Ләкин эшләп булмаган бернәрсә дә юк дигән сүзләргә ышанам. Барысы да үз кулларыбызда.
- Йөзүдә иң мөһиме нәрсә ул дип уйлыйсыз? Көндәлек өйрәнүләрме, талант яки тизлекме?
- Йөзүдә иң мөһим нәрсә —дисциплина һәм игътибарны бер эшкә генә туплый белү. Мин бу очракта шуны күз уңында тотам: кайчан тырышып-тырмашып шөгыльләнергә, ә кайчан ял итәргә икәнен белү кирәк. Чөнки, ял булмаса, тулысынча элекке хәлгә кайту мөмкин түгел. Ә өйрәнүләр булмаса — нәтиҗәләр югала. Һәрнәрсәгә комплекслы якын килү кирәк. Ә менә йөзү бәйгесенең үзендә исә мөмкин кадәр игътибарны туплый белү таләп ителә — һичнинди чит фикерләр һәм дулкынлану булмасын.
- Киләчәккә планнар нинди? Рио-де-Жанейродагы Уеннарга әзерләнә башладыгызмы инде?
- Хәзер киләчәк турында әйтәсе килми. Мин ничек чыгыш ясармын, австралиялеләр нинди уңыш күрсәтер бит. Алдан фаразларга ярамый. Минем иң якындагы максатым — Казандагы Дөнья чемпионатында җиңү яулау. Соңыннан, минем өчен барысы да уңышлы килеп чыкса, Риога әзерләнә башлармын. Киләчәкне фаразларга тырышмыйк. Яшәп карыйк, күз күрер әле! (елмая).
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте