Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Анна Эспар: “Элек Испаниядә кызлар футболны гына үз итәләр иде, ә хәзер су полосына бик теләп баралар”

Large_news_img_1515
01.08.2015, 09:30 Спорт
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты кысаларында барган су полосы финалына кадәр вакыт күп булуга карамастан, 2013 елгы Дөнья чемпионкалары үзләренең вакытларын күнегүләр ясауга багышлыйлар. Испания вотерполчылары Анна Эспар һәм Розер Тарраго нинди медальләр яуларга җыенулары турында сөйләделәр һәм спорт карьерасыннан соңгы планнары белән уртаклаштылар.

- Кайсы объектларда булганыгыз турында сөйләгез әле?

А. – Безнең күбрәк Су полосы өчен аренада күнегүләр ясыйсы килә, анда матч алдыннан әле бер генә тапкыр шөгыльләндек. “Буревестник”тагы бассейн да бик яхшы, спортчылар өчен шартлар югары дәрәҗәдә.

- Кемнәр белән уйнарга өлгердегез?

А. – Яңа Зеландия, Казахстан һәм Канада.

- Көндәшләрегезнең кайсыларын иң көчле дип саныйсыз?

А. – Командалар саны аз, шуңа күрә теләсә кайсыбыз җиңү яулый ала. Кемне атарга да белмим. Илләрнең барысы да бер дәрәҗәдә. Барысын да уен хәл итәчәк.

- Су полосы Испаниядә популярмы?

А. – Бик үк түгел. Хәзер шундый хәл күзәтелә – бу спорт популярлаша бара, чөнки соңгы елларда без җиңүләр яулыйбыз. Моңа кадәр бөтен игътибар футболга бирелә иде. Хәзер исә кызлар су полосына күбрәк тартыла – бу бик әйбәт.

Р. – Мин су полосын апам һәм абыем аркасында уйный башладым. Ул вакытта миңа 7 яшь иде.

А. – Ә мин йөзәргә өйрәнгәч уйный башладым. Су полосын дусларым белән уйнарга кызык булыр дип уйладым. Миңа 12 яшь иде. Шулай ук миңа баскетбол да ошады.

- Ир-атлар белән уйнаганыгыз булдымы?

А. – Әйе, бу хәл командада кызлар җитмәгәч булган иде.

- Барселонада җиңү яулау ничегрәк булды?

А. – Үзебездә, безнең өчен җан алып торган тулы трибуналар алдында уйнау – искиткеч булды. Без һәрвакыт җиңү турында хыялланабыз һәм бу хыяллар чынга аштылар.

Р. – Безнең җиңү яулыйсыбыз килде. Әмма, дөресен әйтәбез, без болай буласын көтмәгән идек.

- Испаниядә әзерлек ничек бара?

А. – Гадәттә без көнгә 5-7 сәгать күнегүләр ясыйбыз, ә җәй көне күбрәк. Бу бик авыр, әмма башкача калган командаларны җиңәрлек көчне туплый алмаячакбыз.

Р. – Су полосында командага бәйле булырга һәм яхшы йөзәргә кирәк, шуңа күрә бу спорт төрендә башкаларына караганда авырырак. Моннан кала, үзеңне яхшы формада тотарга кирәк.

- Чемпионатта вакытыгызны ничек үткәрәсез?

А. – Күнегүләр ясап. Кемдер синхрон йөзүгә барырга да вакыт таба.

Р. – Мин бик теләп хай-дайвингны һәм йөзүне карар идем, әмма буш вакыт табылмастыр.

- Сезне башка спорт төрләренең кайсылары кызыксындыра?

А. – Футбол буенча Барселона командасы.

Р. – Футбол, баскетбол, гандбол – шәһәрдә әйбәт командалар бик күп.

- Һәрвакытта да Барселона өчен җан атасызмы?

Р. – Гадәттә Барселона иң әйбәте яки әйбәтләрнең берсе.

- Спорт карьерасыннан соң нишләргә уйлыйсыз?

А. – Мин икенче курс студенты, бизнесны өйрәнәм. Дөреслектә, барысы да бер җирдә булганда берләштерү кыен түгел.

Р. – Мин социологияне өйрәнәм. Киләчәктә әле нәрсә эшләячәгемне бөтенләй белмим. Мин АКШта укыйм, степендия алдым. Раштуа бәйрәменә яки җәй көне кайтам, әмма быел Олимпиада булганлыктан, милли җыелма командада күнегүләр ясау өчен өйдә калам. Аннан соң кире Америкага кайтам.

- Нинди медаль яуларга телисез?

А. – Алтынны, әлбәттә! Без иң әйбәт уен күрсәтәчәкбез!

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте