Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Себастьян Вершурен: “Без ирекле стиль белән 4х100 м эстафетасында җиңәрбез дип уйлыйбыз”

Large_news_Снимок_экрана_2015-08-01_в_14.03.01_copy
Фото www.sebastiaanverschuren.nl
01.08.2015, 13:34 Спорт
Йөзү буенча ярышлар стартына кадәр безгә Нидерланд җыелма командасы спортчысы Себастьян Вершурен белән очрашу һәм голланд йөзүчеләренең үз алларына нинди максатлар куюлары турында сөйләшеп алу бәхете елмайды.

- Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатыннан ниләр көтәсез?

- Мин бу ярышлардан бик тиз йөзү, бик зур тизлекле ярымфиналлар һәм финаллар көтәм. Үзем дә яхшы нәтиҗәләр күрсәтә алсам иде. Мин тизрәк йөзәргә, адымнан адымга максатка барырга – финишка беренче килергә һәм ярышлар җиңүчесе булырга омтылачакмын. Ярымфиналдан узып, финалда дөньяның иң яхшы йөзүчеләре белән ярышырга өметләнәм. Үземне яхшы дәрәҗәдә күрсәтергә, үзем булдыра алган нәтиҗәне күрсәтергә телим.

- Нинди дистанцияләрдә йөзәчәксез?

- Мин 100 һәм 200 метрлы дистанцияләргә ирекле стиль белән, 4х200 метрлы эстафетада ирекле стиль белән һәм катнаш эстафетада 4х200 метрда йөзәчәкмен.

- Төп көндәшләрегез кемнәр?

- Ирекле стиль белән 100 һәм 200 метрга йөзү ярышына һәр ил иң яхшы спортчыларын куя, шулай булгач, биредә көндәшләр бар да көчле булачаклар дип уйлыйм. Гомумән алганда, бу дистанциядә көндәшләр чыннан да бик көчлеләр – болар, билгеле инде, АКШ, Австралия, Бөекбритания, һәм, минем карашымча, Бельгия. Бу илләрнең җыелма командалары югары нәтиҗәләр күрсәтә торган спортчылардан тупланган. Кабатланам, әмма барлык илләр дә яхшы нәтиҗәләр күрсәтерләр дип уйлыйм.

- Дөнья чемпионатына ничек әзерләндегез?

- Ярышлар алдыннан мин иртән 9.00дән 11.00гә кадәр һәм кичке 5тән 7гә кадәр шөгыльләнәм. Шушы график нигезендә ел дәвамында шөгыльләндем. Атнага 30-35 сәгать шөгыльләнгәнмен килеп чыга. Чемпионат алдыннан көненә 10ар сәгать шөгыльләнүнең кирәге юк дип саныйм, хәзер иң яхшысы көч туплау, берни турында да уйламау. Эшләргә мөмкин булганнар бар да эшләнгән инде. Хәзер нәтиҗәләрне генә күрсәтәсе калды.  

- Нидерланд җыелма командасы бүгенге көндә нинди формада?

- Мин барыбыз да бик яхшы формада дип саныйм һәм без ирекле стиль белән 4х100 м эстафетасында җиңәргә уйлыйбыз. Үзебездән торганның барасын да эшләячәкбез һәм бер-беребезгә ярдәм итәрбез.

- Нинди медальләргә дәгъва итәчәксез?

- Минемчә, бер генә спортчы да көмеш яки бронза турында хыялланмыйдыр, барысы да алтын медаль алырга тели. Мин дә искәрмә түгел.  Алтын медальгә ия булр өчен көчемнән килгәннең барын да эшләячәкмен, әмма шул ук вакытта бар тырышлыкларын куячак башка спортчылар барын да онытмаска кирәк. Шуңа күрә тизрәк йөзәчәкмен һәм үземнең иң яхшы вакытны күрсәтергә тырышачакмын.

 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте