Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Хошсу ДЧ-2015дә 200 метрга комплекслы йөзүдә яңа Европа рекорды куйды

Large_news_rackmultipart20150802-12482-zwkmhd
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
02.08.2015, 16:12 Спорт
Венгрия йөзүчесе Катинка Хошсу Казандагы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында 200 метрга комплекслы йөзүдә яңа Европа рекорды куйды.

Хошсу иртәнге ярышлар вакытында 200 метрны 2 минут 7,30 секундта йөзеп чыкты, ярымфиналда ул иң яхшы казаныш күрсәтте һәм яңа Европа рекорды куйды. Элеккеге рекордны (2:08,11) да шулай ук ул 2014 елда Берлиндагы Европа чемпионатында куйган иде.

Искәртәбез, Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатында йөзү турниры 2-9 августта “Казан Арена” стадионында уза. Ярышларның беренче көнендә бу спорт төрендә 4 медаль комплекты уйнатылачак: 400 метрга ирекле стиль белән йөз буенча ир-аталар һәм хатын-кызлар ярышларында, шулай ук 4 тапкыр 100әр метр эстафеталарында. 

 

 “Р-Спорт”/ “Россия сегодня” ХМА материаллары буенча әзерләнде

 

 

 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте