Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Инге Деккер: "Төп максат – үзеңнең планканны күтәрү һәм максималь нәтиҗә күрсәтү"

Large_news_swimmer_holland
www.ingedekker.com фотосы
02.08.2015, 13:06 Спорт
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының матбугат хезмәтенә биргән интервьюсында Нидерланд җелма командасы спортчы кызы, ике тапкыр Дөнья чемпионкасы Инге Деккер ярышлардан нәрсә көтүе, имгәнүе турында сөйләде һәм Казанга карата хисләре белән уртаклашты.

- Сез – Пекинда үткән Олимпия уеннары җиңүчесе, күп тапкыр Дөнья чемпионатлары призеры. Казанда чыгыш ясау буенча нинди медальләргә өметләнәсез?

- Дөресен әйткәндә, мин бу сорауга җавап таба алмыйм. Эш шунда, гыйнвар аенда мин аркамның түбән өлешен имгәткән идем, шуңа күрә озак вакыт дәваландым. Дөресен әйткәндә, мин әле дә терелеп бетмәдем. Әмма мин күнегүләр ясыйм, барысы да уңышлы бара. Казандагы Дөнья чепионатында мин, иң беренче чиратта, үземнең күрсәткечемне һәм вакытымны яхшыртырга телим. Имгәнүдән соң, әлеге әзерлек дәрәҗәм белән барысын да башкара алырмынмы, шуның өчен борчылам. Шуңа күрә әлеге Дөнья чемпионатына мин зур өметләр багъламыйм.
- Казанга, ярышларның дәрәҗәсенә карата сездә нинди хисләр туды?
- Мин әле күп нәрсәләрне күрмәдем, чөнки без әле күптән түгел генә килдек. Әмма стадионның (“Казан Арена” – автор белешмәсе) сыйфатыннан мин канәгать, ул – фантастик дәрәҗәдә! Биредә тамашачылар өчен шулкадәр күп урын, бик зур трибуналар, һәм әлеге масштаб мине таң калдыра! Без яшәгән спортчылар авылы аз булса да Олимпия авылын хәтерләтә. Шартлар әйбәт, миңа биредә бик ошый. Без барыбыз бергә очрашабыз, бергә ашарга барабыз, бик тәмле пешерәләр! Без әле Казанны спортчылар авылыннан спорт объектларына илтә торган автобус тәрәзәсе аша гына күрдек. Пыяла аркылы да шәһәрне күзәтү бик кызыклы булды. Казан Европа шәһәрләренә охшаган: биредә агачлар, чәчәкләр һәм башка үсемлекләр күп. Миңа ошады!
- Командагызның башка спортчы кызлары турында нәрсә әйтә аласыз, аларның мөмкинлекләре нинди?
- Һәр командада тиз йөзә алган һәм йөзәчәк спортчылар җитәрлек дип уйлыйм. Үз командама килгәндә, безнең озак әзерләнделәр һәм күнегүләрне күп ясадылар, шуңа күрә медаль өчен көрәшергә мөмкинлегебез бар. Килеп чыгармы-юкмы – соңрак күрербез. Аларны күзәтү бик дулкынландыргыч булачак. Минем фикеремчә, аларның һәрберсе үз вакытын, күрсәткечен яхшырту максаты белән йөзәчәк, ә җиңү артыннан кумаячак. Әлбәттә, барлык кызларыбызның да Дөнья чемпионкалары исеменә лаек буласылары килә, әмма төп максат – үз дәрәҗәңне күтәрү, күнегүләр ясаганда килеп чыккан уңышларны кабатлау, максималь нәтиҗәне күрсәтү. Боларга ирешә алсак – безнең җиңәргә өметебез булачак.
- Үзеңә һәм Нидерланд җыелма командасының спортчыларына нинди теләкләрегез бар?

Әлбәттә, бөтен спортчыларга да тизлек һәм әйбәт нәтиҗә телим. Һәр спортчы үзенең  иң яхшы вакытын күрсәтә алсын һәм максатына ирешсен, тренерларының өметләрен акласын иде. Күп медальләр арасы килә һәм без моңа омтылачакбыз. Иң мөһиме – тырышлык, әйе, бездә көчле спортчылар  бик күп, әмма без мөмкин булганның барын да эшләячәкбез. 

 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәте