Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Сунь Ян – ирекле стиль белән 400 метрга йөзүдә дөнья чемпионы

Large_news_rackmultipart20150802-18411-1r2hnvf
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
02.08.2015, 17:57 Спорт
Бу минутларда Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты кысаларында йөзү буенча беренче финал ярышы тәмамланды. Ирекле стиль белән 400 метрга йөзүдә дөньяның иң оста йөзүче 8 спортчысы көч сынашты.

Беренче алтын медальне Кытай спортчысы Сунь Ян алды - дистанцияне ул иң яхшы күрсәткеч белән йөзеп узды - 3:42.58.  Аның артыннан финишка британияле Джеймс Гай килде. Аның нәтиҗәсе – 3:43.75. Призлы өчлекне канадалы Райан Кохрейн япты – дистанцияне ул 3:44.59 күрсәткече белән узды.

Сүз уңаеннан, сайлап алу ярышларында да урыннар шушы тәртиптә тезелгән иде: финишка беренче булып 3:44.99 нәтиҗә белән Кытай йөзүчесе Сунь Ян, икенче булып 3:44.37 нәтиҗә белән британияле Джеймс Гай, өченче булып 3:45.86 нәтиҗә күрсәткән канадалы Райан Кохрейн килгәннәр иде.

 

ДЧ-2015. Йөзү

Ир-атлар. Ирекле стиль, 400 м.

1. Сунь Ян (Кытай) - 3:42.58

2. Джеймс Гай (Бөекбритания) – 3:43.75

3. Райан Кохрейн (Канада) – 3:44.59

2 август. Казан. “Казан Арена”

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте