Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Сара Шёстрем, Казандагы ДЧ-2015тә 100 метрга баттерфляй стиле белән йөзү буенча ярымфиналда бөтендөнья рекорды куеп, җиңү яулады

Large_news_rackmultipart20150802-3822-ut20y7
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
02.08.2015, 20:23 Спорт
Швед спортчысы Сара Шёстрем Казандагы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында 100 метрга баттерфляй стиле белән йөзү буенча ярымфиналда бөтендөнья рекордын яңартып, җиңү яулады.

Шёстрем икенче ярымфинал йөзүендә 55,74 секунд вакыт күрсәтте һәм Лондондагы 2012 елгы Олимпия уеннарында америкалы Дана Воллмер куйган рекордтан 0,24 секундка тизрәк килде.

“Билгеле инде, бу рекордны көтә идек. Минем план - бу Чемпионатта рекорд кую иде, мин шуңа әзерләндем”, - дип белдерде Шёстрем журналистларга.

"Швеция җыелма командасы – бәләкәй ил командасы, бик кечкенә команда, безнең хәтта делегациябез дә бик бәләкәй. Безнең команданы датчанлылар белән берләштерсәң, бу чакта безне беркем дә туктата алмас иде. Шаяруым гына бу, ә Сара - уникаль спортчы һәм күнегүләр вакытында гаҗәеп нәрсәләр башкара, билгеле инде, аннан иң югары нәтиҗәләр көтәбез”, - диде Швеция җыелма командасы тренеры Андрей Воронцов “Р-Спорт” агентлыгы корреспондентына.

 

"Р-Спорт"/ "Россия сегодня" ХМА материаллары буенча әзерләнде

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте