Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Кэти Ледеки - ирекле стиль белән 400 метрлы дистанциягә йөзү буенча Дөнья чемпионкасы

Large_news_rackmultipart20150802-31738-1dtb8fg
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
02.08.2015, 18:40 Спорт
Әлеге минутларда Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты кысаларында икенче йөзү финалы төгәлләнде. Ирекле стиль белән 400 метрлы дистанциягә йөзү буенча дөньяның 8 йөзүче кызы ярышты.

Әлеге дистанциядә Америка спортчы кызы Кэти Ледеки Дөнья чемпионкасы булды  – йөзгән вакытта көндәшләреннән бергә якын корпуска алга китеп, 3:59.13 күрсәткече белән ул финишка беренче булып килде. Иң аяусыз көрәш көмеш медаль өчен барды. Моңа карамастан, Австралия спортчы кызы Джессика Эшвуд, квалификациядәге кебек, пьедесталның икенче урыны өчен дәгъва кылган башка кызлардан тизрәк булып чыкты. Нәтиҗә - лаеклы рәвештә яуланган көмеш медаль һәм 4:03.34 вакыт күрсәткече. Призерлар өчлеген Голландия спортчы кызы Шарон ван Раувендал япты - аның күрсәткече 4:03.02. Сүз уңаеннан, ул ДЧ-2015 тамашачыларына инде таныш - Казанда Раувендал ачык суда 10 километр дистанциягә йөзү буенча көмеш медаль яулаган иде.

ДЧ-2015. Йөзү

Хатын-кзылар. Ирекле стиль. 400 метр.

1. Кэти Ледеки (АКШ) - 3:59.13

2. Джессика Эшвуд (Австралия) - 4:03.34

3. Шарон ванн Раувендал (Нидерланд) - 4:03.02

 

2 август. Казан. "Казан Арена"

 

 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте