Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Сунь Ян: “Мин ДЧ-2015тә алтын алу турында хыялландым һәм аны беренче көнне үк отуыма шатмын”

Large_news_rackmultipart20150802-18392-kwlhn9
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
02.08.2015, 20:04 Спорт
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатында 400 метр арага ирекле стиль белән йөзү буенча беренче алтын медаль иясе Сунь Ян (Кытай) журналистлар сорауларына җавап бирде.

“Иң беренче чиратта, Олимпиада-2022не Пекинда уздыру хокукын яулаган өчен, үз илемә рәхмәт белдерәм. Үз җиңүем белән бу вакыйгага бөтен дөньяның игътибарын җәлеп итәсем килә. Барселонада алган 3 алтын медальдән соң минем тормышымда нәрсә үзгәрдеме? ДЧ-2013тән соң мин күнегүләр белән Австралиядә шөгыльләнергә булдым, Яшел континентта минем Казандагы Дөнья чемпионатына әзерләнү программам бик бай булды. Хыялым бу турнирда алтын алу иде, ул ярышларның беренче көнендә үк тормышка ашты. Хәзер без - тәҗрибәле йөзүчеләр алдында торган бурычлар арта һәм катлаулана  бара, чөнки бик күп яңадан-яңа яшь спортчылар килә. Әмма, шуңа да карамастан, мин эшлим, тырышам, үземнең тренерыма миңа иң яхшы булып калуда ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерәм. Рекордмы? Рекорд куясым бик килә. Минемчә, Олимпиада алдыннан үз-үземә әйбәт максат куйганмын”, – диде 2 тапкыр Олимпия чемпионы һәм 6 тапкыр Дөнья чемпионы Сунь Ян.  

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте