Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Австралия җыелма командасы – ирекле стиль белән 4х100 дистанциягә йөзү буенча хатын-кызлар команда эстафетасында Дөнья чемпионы

Large_news_rackmultipart20150802-5584-606m4c
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
02.08.2015, 20:12 Спорт
Әлеге минутларда Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты кысаларында өченче йөзү финалы төгәлләнде. Ирекле стиль белән 4х100 дистанциягә йөзү буенча команда эстафетасында дөньяның 8 хатын-кызлар җыелма командасы катнашты.

Әлеге дистанциядә Дөнья чемпионнары булып Австралия спортчы кызлары билгеләнде, аларның күрсәткече – 3:31.48. Голландия кызлары, 3:31.48 вакытын күрсәтеп, алтын медаль алдылар, ә лидерлар өчлеген, 3:34.61 күрсәткече белән, Америка кызлары япты. Сүз уңаеннан, квалификациядә ситуация мондый иде: 3:35.52 күрсәткече белән беренче урында АКШ спортчы кызлары, 3:35.86 күрсәткече белән икенче урында Австралия спортчы кызлары булды, 3:35.91 күрсәткече белән өчлекне Голландия йөзүчеләре япты.

ДЧ-2015. Йөзү.

Хатын-кызлар. Эсафета 4х100. Ирекле стиль.

1. Австралия - 3:31.48

2. Нидерланд -  3:33.67

3. АКШ - 3:34.61

2 август. Казан. “Казан Арена”

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте