Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Кэти Ледеки: "Дөнья рекордын кабат куя алмавыма кәефем төшмәде"

Large_news_rackmultipart20150731-28923-66658x
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
02.08.2015, 20:35 Спорт
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатында хатын-кызлар арасында йөзү буенча беренче алтын медальне яулаган Кэти Ледеки ирекле стиль белән 400 метр дистанциядә җиңгәннән соң журналистларның сорауларына җавап бирде.

"Мин ДЧ-2015тә безнең спорт төре буенча ярышлар үтүнең беренче көнендә үк җиңү яулавыма бик шатмын. Әлеге җиңү белән дистанция титулын яклый алуыма икеләтә бәхетлемен. Вакытны бүлемләп күрдемме дисезме? Йөзүне әле тренерлар белән карамадым, әмма алар миңа яхшы күрсәткеч булганын әйттеләр. Дөнья рекордын куя алмаганга кәефсезләндемме дип сорыйсызмы? Дөресен әйткәндә, мондый сорауларны ялагайлану кебек кабул итәм. Иң әйбәт спортчылар белән ярышу үзе үк минем өчен хөрмәт. Дөреслектә, мин старт алдыннан әле дә булса дулкынланам. Шуңа күрә - юк, мин аз гына да кәефсезләнмим. Мин рекорд артыннан кумыйм. Тактикамы? Иртән мин дистанцияне тиз үттем, тренер да мине мактады. Квалификациядән соң без бернәрсәне дә үзгәртмәскә карар кылдык", - дип сөйләде 5 тапкыр Дөнья чемпионкасы.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте