Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Мьянмадан килгән 12 яшьлек йөзүче: “Казаннан кайтканнан соң сыйныфташларым миңа мәктәп программасын үзләштерергә булышырлар дип ышанам”

Large_news_img_4142
03.08.2015, 15:05 Спорт
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатында йөзү буенча Мьянма җыелма командасыннан бары өч спортчы катнаша, шуларның берсе җәмәгатьчелекнең игътибарын стартка кадәр үк җәлеп итте. Эш халыкара чыгышларда тупланган бай тәҗрибәдә түгел биредә. Аңа булган игътибарны йөзүченең әле яшь булуы арттырды. Ат Кхунг Тчуга бары 12 яшь, шул сәбәпле ул ДЧ-2015тә катнашучы ир-атлар арасында иң яшь спортчы булып санала.

– ДЧ-2015нең иң яшь спортчысы икәнегезне беләсезме?

– Әйе, әлбәттә. Турнир тарихына аның иң яшь катнашучысы булып керүемә чын мәгънәсендә шатмын.

– Бу яшегездә ДЧ-2015нең сайлап алу турын ничек үтә алдыгыз?

– Мьянмада спортчылар халыкара турнирларга квалификация сайлап алулары узмыйлар. Алар безнең илнең йөзү федерациясеннән чакыру гына алалар.

– ДЧ-2015 юлламасы вакансиясенә көндәшлек көчле булдымы соң?

– Дөресен әйткәндә, безнең илдә ничә йөзүче яшәгәнен әйтә алмыйм, әмма Дөнья чемпионатына без өчәү килдек (елмая).

– Мьянма милли командасы  йөзүчеләренең күнегүләр ясавы ничек үтә?

– Йөзүгә без тәүлекнең 6 сәгатен сарыф итәбез: иртәнге күнегүләргә дә, кичкеләрен ясауга да 3әр сәгать китә.  

– Сезне кайсы дистанцияләрдә чыгыш ясаганыгызны күрергә мөмкин булачак?

– Гадәттә, мин озын дистанцияләргә йөзәм. Әмма, бу сезонда кулымны сындыру сәбәпле, мин кыска арага йөзүгә күчтем. Чемпионатта мин ике дистанциядә катнашачакмын: аркада һәм брасс белән йөз метрга йөзү.

– Эре турнирларда чыгыш ясау тәҗрибәсе булмау җиңү өчен киртә була аламы?

– Ни өчен сез алай дип уйлыйсыз? 12 яшемә кадәр мин йөзү буенча Дохада үткән Дөнья чемпионатында катнашырга өлгердем. Әлегә дистанцияләрдә идеаль вакыт күрсәтә алмавым инде икенче эш. Финалга эләкми калуга да мин психологик яктан әзер. 

– Турнирда үз алдыгызга нинди максат куясыз?

– Мин бирегә шәхси рекордымны куярга килдем (елмая).

– Моңа кадәр күп тамашачы алдында футбол стадионында йөзәргә туры килдеме?

– Дөресен әйтәм, моңа кадәр, әлбәттә,  футбол стадионында йөзәргә туры килмәде. Бу кызыклы тәҗрибә булачак. Публикага килгәндә, Дохада үткән Чемпионат та күп тамашачылар җыйган иде.

– Сүз уңаеннан, бу елның иң эре спорт чарасында катнашачагыгызга сыйныфташларыгыз ничек карады?

– Алар бик шатландылар! Безнең сыйныф бик дус. Ярышларга катнашу сәбәпле, мин бөтен дәресләргә дә йөри алмыйм. Әмма дусларым һәрвакыт миңа булышалар һәм дәресләрне әзерләшәләр. Мьянмага кайткач, мәктәп программасын үзләштерергә ярдәм итәрләр дип уйлыйм.

– ДЧ-2015тә катнашучы башка азиатлы спортчыларның чыгышларын күзәтәсезме?

– Әлбәттә, кичә танылган Кытай йөзүчесе Сунь Ян ДЧ-2015тә йөзүчеләр арасында беренче җиңүче булды. Мин бик шатландым, чөнки мин нәкъ менә Сунь Яннан үрнәк алам. Аның шәхсән үзе белән Казанда танышасым киләме дисезе? Ә без инде таныш (елмая).

– Ә Казанда сездән 2 яшькә яшьрәк катнашучы барлыгын беләсезме? Бәһрәйн җыелма командасы йөзүчеләренең берсенә 10 гына яшь.

– Шаярмыйсызмы? Мин үземне 16 нчы Дөнья чемпионатының иң яшь катнашучысы дип уйлый идем. Ә монда минем ир-атлар арасында гына иң яшь булуым ачыкланды. Бу кызыклы факт! Әйткәнегез өчен рәхмәт.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте