Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Казандагы Дөнья чемпионатында 1500 метр дистанциягә кроль белән йөзү буенча йөзүче Ледеки дөнья рекордын куйды

Large_news_rackmultipart20150802-29731-1tqdty0
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
03.08.2015, 16:03 Спорт
Казанда Су спорт төрләре буенча Дөнья чемпионатында Америка йөзүчесе Кэти Ледеки 1500 метр дистанциягә ирекле стиль белән йөзү буенча дөнья рекордын куйды. Әлеге дистанциядә Ледеки 15 минут 27,71 секунд вакыт күрсәтте. Алдагы рекорд та аныкы иде – 15 минут 28,36 секунд. Аны Ледеки 2014 елның 24 августында Австралиядә куйды.

“Дөресен әйткәндә, бу бик җиңел булды, артык көч таләп итмәде. Яңа дөнья рекордлары – ул психологик киртә һәм, шулай ук, әлеге вакытта тоткан физик формам дип уйлыйм. Рекордны куярга мин физик яктан әзер идем дип әйтүем”, - дип сөйләде Ледеки журналистларга.

“Җәй көне мин бик күп күнегүләр ясадым. Мин нәкъ менә әлеге йөзүгә әзерләндем, хәзер исә тынычлана да алам. Хәзер үземне бик әйбәт хис итәм. Әти-әнием биредә минем өчен җан атып тордылар. Финишка килгәч, күзләрем белән трибунада аларны тиз эзләп таптым. Әмма алда әле тагын берничә йөзү бар, үзеңне формада тотарга кирәк. Аларын да яхшы башкарырмын дип уйлыйм”, - дип әйтте ул.

 

Материал “Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА редакциясе тарафыннан әзерләнгән

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте