Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Венгрия ватерполочылары: “Максатың җиңү булмаса, монда килергә дә ярамый!”

Large_news_img_7581
04.08.2015, 10:00 Спорт
Су полосы буенча Венгрия җыелма командасының гамәлдәге дөнья чемпионнары Казанда бик лаеклы чыгыш ясыйлар. Бүген егетләр чирекфиналда Италия белән матч уздырачаклар. Кичә уенчылар Балаж Эрдельи һәм Миклос Гор-Наги көндәшләре, Венгриядә гаҗәеп су полосы культурасы турында сөйләделәр һәм бу спортка ничек килеп керүләрен искә төшерделәр.

- Барселонадагы җиңүегез турында сөйләгез әле. Медаль кулыгызга килеп керәсен белгәч, нинди хисләр кичердегез?

М. – Алай әлләни тыеп торалмаслык кичерешләр булмады. Ахырга кадәр берничә уен калгач, мин командабызның куәтен сиздем һәм җиңүебезгә ышаныч туды. Без мондый уңышыбызга бик шатландык. Бу алдан сиземләү хисебезне раслады һәм командага бик күп көч һәм куәт өстәде Без уйный һәм көрәшә белүебезне күрсәтер өчен Италиягә каршы уйнавыбызны көтәбез.

 - Сез Аргентина, Казахстан һәм КАР белән очраштыгыз инде. Иң уңайсыз көндәшегез кайсысы?

Б. Казахстанмы – былтыр без алар белән бик җитди көрәш алып барган идек – уен башында бигрәк тә киеренке булды ул көрәш, шуңа күрә хәзер команда үзенең өстенлеген күрсәтү өчен матчның беренче өлешен аеруча күзәтте. Бу уен, иң кыены булса да, безнең өчен чиста исәп белән җиңү алып килде.    

 - Сез бүтән спортчылар дәрәҗәсен бәяләү өчен башка командалар матчларын да карыйсызмы?

М. –  Без матчларга йөрмибез, вакытыбыз юк. Дөнья чемпионаты – җитди чара, күп факторларны игътибарга алырга кирәк. Безнең үзебездән башкалар белән шөгыльләнергә вакытыбызны әрәм итәсебез килми. Табигый ки, безнең штаб зур эш башкара. Көндәшләр турында белергә кирәкне без һәрвакыт белеп торабыз, бөтен уеннар да видеога төшерелгән һәм махсус эшкәртелгән материал рәвешендә командага тапшырыла. Без көндәшебезнең нинди өстенлекләре һәм нинди җитешсезлекләре барын күрәбез. 

 - Сезнең команда Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатында отышларсыз һәм очколар буенча шактый алга китеп чыгыш ясады. Мондый нәтиҗәләргә ничек ирешәсез?

Б. – Без бу юлысы җиңел төркемгә эләктек. Без уйнаган 3 ил – Венгрия кебек җиңү яулау өчен килмәгән, аларның максатлары башка. Моннан тыш, су полосы культурасы алай ук үсеш алмаган – шуңа күрә дә алга киттек инде.

 - Казанда төп көндәшегез кайсысы?

М. – Безнең моннан соңгы көндәшебез – Италия. Без алар белән генә, чирекфинал белән генә шөгыльләнәбез. Бер үк дәрәҗәдәге 5-6 команда барын бөтенесе дә белә, әмма без бит киләчәк уенга әзерләнәбез.

 - Венгриядә су полосына нинди мөнәсәбәт, тамашачыларга ошыймы?

М. - Венгриядә су полосы илкүләм спорт төре дип санала. Аллага шөкер, җыелма команда шундый хәлдә ки, аны һәрвакыт тулы трибуналарда карыйлар. Хәтта чит илдә дә күп кенә Венгрия флагларын күрергә була. Дөньяның һәрбер почмагында Венгрия публикасын очратырга мөмкин.   

 - Казандагы спорт объектлары нинди тәэсир калдырды?

М. – Объектлар искиткеч, безгә бик ошый. Без Су полосы өчен аренага бик гаҗәпләндек. Аның ярышлар өчен махсус төзелүе дә ошый безгә. Трибуналар бассейн тирәли урнашкан – уен төрле яктан күренә. Иң мөһим матчларда  тамашачылар күп булганда – атмосфера тагын да кыза. Дөнья чемпионатын  оештыруга күп көч куелганлыгы күренеп тора.

 - Су полосына һәркайсыгыз ничек килде?

Б. - Мин башлангыч мәктәптә гандболдан башладым. Сиднейда 2000 елдагы Олимпия уеннарында Венгрия җыелма командасы җиңгәннән соң, әти-әнием, бигрәк тә әнием, миңа бассейнда әйбәт булачак дип хәл итте. Гандбол Эгер шәһәрендә әлләни алга китмәгән, ә ватерполочылар командасы көчле – мине бассейнга илттеләр – менә шулай башланып китте инде.

М. – Минем бар да гадәти. 9 яшемдә мин су полосы командасы уенчысы идем. Әтием мине бервакыт бассейнга алып барды. Мин башка спорт төрләрен дә карап карадым, әмма никтер ошап бетмәде, ә су полосы шунда ук яраткан спорт төренә һәм төп максатыма әверелде.

 - Сезнең уңышны кабатларга теләгән яшь спортчыларга киңәшегез нинди?

 М. - Миңа бу спорт күп нәрсәләр бирде һәм яшьләргә су полосы белән шөгыльләнергә тәкъдим итәм. Мин дә, әтием кебек үк, улымның үз юлымнан китүен телим, шулай да аны ул үзе хәл итәргә тиеш. Минем төп тәкъдимем – спорт белән шөгыльләнергә кирәк – бу сәламәтлек тә бит. Безнең  коллектив искиткеч, бу актуаль команда гына түгел, мин барлык су полосы җәмәгатьчелеге турында әйтүем. Уенчы дөнья чемпионы булмаса да – аның мөмкинлекләре һәм перспективалары зур булачак, чөнки ул бөтен дөньяны йөреп чыга алачак, дуслары күп булачак, чит илгә эләгәчәк, укырга мөмкинлеге күбрәк булачак. Су полосы Венгриядә илкүләм спорт төре булганга, уенчыларны бик ихтирам итәләр. Кемдер бу уен белән яшүсмерләр дәрәҗәсендә шөгыльләнгән булса да – ул үз-үзенә гомер буена җитәрлек ышаныч хисе тәрбияли. Безнең яшүсмер чакта гына бу уен белән мавыккан иптәшләребез бар – алар үзләрен хәзер дә ватерполочылар дип атыйлар.

 - Уңышларга ирешүче ватерполочыларда нинди сыйфатлар булырга тиеш?

Б. – Иң беренче нәүбәттә талантлы булырга, билгеле бер физик параметрларга ия булырга, тупны әйбәт тоярга тиеш ул. Гаять тырыш хезмәт, чыдамлык һәм түземлек мөһим. Шулай ук әрсез булырга тиеш. 

 - Күнегүләрегезнең серен ачыгыз әле, ярышларга гадәттә ничек әзерләнәсез?

М. – Коры җирдә һәм суда әзерлек бер үк дәрәҗәдә мөһимме һәм үзара бәйләнгәнме? Һәр атна саен 8-9 күнегү уза. Җыелма команда сезон азагында бергәләп күнегүләр ясаганда – һәрвакыт диярлек күнегүләр алдыннан  гимнастика була, атнага 2-3 тапкыр шөгыльләнгәндә без спортзалга йөрибез, ә аннары инде суга юнәләбез.

 - Чемпионатка нинди кәеф белән килдегез, медальгә өмет бармы?

Б. – Билгеле, төп максат шул, төп максат һәрвакыт җиңү. Максатың җиңү булмаса, ярышларга килергә дә ярамый! Хәзер, Миклош әйтмешли, без  этаплап уйлыйбыз, әлегә иң мөһиме – Италия җыелма командасына каршы киләчәк уен. Аннары да узсак – тагын бер баскыч турында уйлап була. Гамәлдәге дөнья чемпионнары булуыбыздан җаваплылык та арта һәм бер үк вакытта көч тә өсти, без алай алга китеп фараз кылмаска тырышабыз. 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте