Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Адам Пити - 100 метр арага брасс белән йөзү буенча дөнья чемпионы

Large_news_rackmultipart20150802-18392-w7zaff
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
03.08.2015, 17:38 Спорт
Казандагы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты кысаларында ир-атлар арасында 100 метр арага брасс белән йөзү финалы тәмамланды.

Финалда Бөекбритания йөзүчесе Адам Пити 58.52 секунд нәтиҗә белән беренче килде, көмеш медальне КАР спортчысы яулады, бронзаны тагын бер британияле алды.

Финалга кадәр иң яхшы квалификация вакытын британияле Адам Пити күрсәтте - 58.18 секунд, ул быел апрель аенда бөтендөнья рекорды куйган иде - 57.92 секунд. Көньяк Африка спортчысы Камерон Ван дер Бург финал ярышларына икенче нәтиҗә белән килеп җитте - 58.49 секунд, өченче нәтиҗәне Литвадан Гедрюс Титенис күрсәткән иде - 58.96 секунд.

 

ДЧ-2015. Йөзү.

Ир-атлар. Брасс. 100 м.

1. Адам Пити (Бөекбритания) – 58.52

2. Камерон Ван дер Бург (КАР) – 58.59

3. Росс Мердок (Бөекбритания) – 59.09

 

3 август. Казан. “Казан Арена”.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте