Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Сара Шострем баттерфляй белән 100 метр арага йөзүдә дөнья рекордын яңартты

Large_news_rackmultipart20150802-18392-142j5m
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
03.08.2015, 17:45 Спорт
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатында хатын-кызлар арасында баттерфляй белән 100 метр арага финал ярышы тәмамланды.

Сара Шострем, дистанцияне 55.64 секундлы нәтиҗә белән тәмамлап, кабат дөнья рекордын куйды. Икенче ярымфинал ярышында швед кызы 55,74 секундлы нәтиҗә күрсәтеп, 2012 елда Лондонда узган Олимпия уеннарында америкалы Дана Воллмер тарафыннан куелган рекордны 0,24 секундка узып киткән иде.  Көмеш медальне Дания йөзүчесе Жанетт Оттесен, бронзаны – Кытай кызы Лу Ин яулады.

ДЧ-2015. Йөзү.

Хатын-кызлар. Баттерфляй. 100 м.

1. Сара Шострем (Швеция) – 55.64

2.   Жанетт Оттесен (Дания) – 57.05

3. Лу Ин   (Кытай) – 57.48

3 август. Казан. “Казан Арена”.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте