Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Флоран Манаду- баттерфляй белән 50 метрга йөзү буенча Дөнья чемпионы

Large_news_rackmultipart20150802-18411-38kl2s
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
03.08.2015, 18:22 Спорт
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатында ир-атлар арасында баттерфляй белән 50 метрга йөзү финалы төгәлләнде.

22.97 секунд күрсәткече белән финал йөзүендә француз спортчысы Флоран Манаду алтын медаль яулады. Көмешне Бразилиядән килгән Николас Сантос алды, бронзаны венгр Ласло Чех һәм поляк Конрад Черняк бүлештеләр.

Французның җиңүе көтмәгәндә булмады, чөнки ул, Николас Сантосны артта калдырып, иң әйбәт квалификация вакытын күрсәтте. Алар артыннан финалга кадәр нәкъ менә Чех, ә дүртенче булып - Черняк бардылар. Йөзүчеләр катнашучылар составын да, үзләренең пьедесталда урнашу тәртипләрен дә кабатладылар

ДЧ-2015. Йөзү.

Ир-атлар. Баттерфляй. 50 м.

1. Флоран Манаду (Франция) – 22.97

2. Николас Сантос (Бразилия) – 23.09

3. Ласло Чех (Венгрия) – 23.15 һәм Конрад Черняк (Польша) - 23.15

3 август. Казан. "Казан Арена".

 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте