Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Катинка Хоссу комплекслы йөзү белән 200 метр дистанцияне үтү буенча дөнья рекорды куйды

Large_news_rackmultipart20150802-18401-hx5rf1
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
03.08.2015, 19:01 Спорт
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатында хатын-кызлар арасында комплекслы йөзү белән 200 метр дистанцияне үтү финалы төгәлләнде.

Финишка 2:06.12 күрсәткече белән килеп, Венгрия кызы Катинка Хоссу яңа дөнья рекордын куйды. 2009 елда куелган алдагы рекорд - америкалы Ариана Кукорсныкы (2:06.15). Исегезгә төшерәбез, бер көн элек квалификациядә комплекслы йөзү буенча 200 метр дистанцияне үтү буенча Хоссу Европаның яңа рекордын куйган иде.

Финалның соңгы йөзүендә көмеш медальне Япония кызы Канако Ватанабе яулады, бронзаны британияле Шивон-Мари О'Коннор алды.

ДЧ-2015. Йөзү.

Хатын-кызлар. Комплекслы йөзү. 200 м.

1. Катинка Хоссу (Венгрия) – 2:06.12

2. Канако Ватанабе (Япония) – 2:08.45

3. Шивон-Мари О'Коннор (Бөекбритания) – 2:08.77

 

3 август. Казан. "Казан Арена".

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте