Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты 24 июль - 9 август 2015
:
:
Fina - FEDERATION INTERNATIONALE DENATATION

Сара Шострем: “Миннән яңа ДЧ-2015 рекордларын көтәргә кирәк дип ышандыра алмыйм”

Large_news_rackmultipart20150803-16453-6x7t2t
“Р-Спорт”/”Россия сегодня” ХМА фотосы
03.08.2015, 19:54 Спорт
Баттерфляй белән 100 метрга йөзүдә яңа дөнья рекорды иясе журналистлар белән сөйләшкәндә үзенең тагын да яңа дөнья рекордлары куячагына ышандыра алмавын белдерде.

“Техниканы илеалга җиткерер өчен мин бик тырышып эшләдем. Моның өчен миңа 6 еллап вакыт кирәк булды. Ел саен мин вакытны берничә секундка кыскарта килдем, тизлекне яхшырттым, болар бар да нәтиҗәдә теләгемә ирешү өчен эшләнде. Калган ярышлармы? Шансларымны яхшы дип бәялим, бигрәк тә баттерфляй беән 50 метрга йөзүдә. Әмма анда да рекорд куячагыма ышанмыйм. Ирекле стильме? Менә анда бар да идеаль түгел шул. Кызганычка, минем ирекле стиль техникасында җитешсезлекләр бар әле. Әмма мин анда да барыбер җиңү өчен көрәшәчәкмен. Калган ярышларда шансларымны югары дип саныйм”, - дип белдерде Сара Шострем. 

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте